Винарис Лилия Хәмитованың кулын сорарга кайткан
Тормышындагы иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе булган
Җырчы Винарис Ильегет өчен бүген тормышындагы иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе булган. Ул кәләше Лилия Хәмитованың кулын сорар өчен Арчага кайткан.
«Бүген минем өчен бик мөһим көн. Мин беренче тапкыр, йөргән кызымның кулын сорарга дип, аның әнисе, абыйсы, апасы янына кайтып барам. Янәшәмдә – дусларым, әйе, без Лилиянең кулын сорарга Арчага киттек. Әлеге бәхетле минутларымда минем белән әти-әниемнең булмавы гына бик кызганыч. Әти-әнием шулхәтле шат булыр иде безнең өчен. Чөнки алар икесе дә Лилиямне хөрмәт итте, кадерләде, яратты. Ни дисәң дә, без Лилия белән инде ике дистә елдан артык дуслар», – дип сөйләгән ул сторисларында.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев