Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Хатыны Фирдүс Тямаевны «гаиләне артка сөйрәүче» дип ачуланган

Ирен «эш калдырып йөрүче» дип ачулана

Җырчы Фирдүс Тямаевны хатыны Резидә бөтен «гаиләне артка сөйрәүче» дип атаган. Әлбәттә инде, шаярып кына. Сәер бүрекләр киеп, кыланып йөрүче Фирдүсне хәләл җефете «эш калдырып йөрүче» дип тә ачулана. Күңелле видеоны «Татарлар дөньясында» Телеграм-каналына куйганнар, дип яза Интертат.

Күпләр әлеге парны ярата, бик җылы кабул итә. Шул ук вакытта кызу канлы Фирдүс янәшәсендәге сабыр, тыйнак Резидәне кызганучылар да юк түгел. Бу хакта «Интертат»ка интервьюда Резидә үзе әйткән иде.

«Менә Фирдүснең инстаграмына: «Алла ярдәм бирсен Резедага», — дип язалар. Ул сүзгә аптырыйм инде мин. Үзе дә әйтә: «Ник мин шул хәтле начар кешемени, нигә алай язалар икән?» — ди. Халык мине кызганып, бер дә дөрес эшләми. Без ирем белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез, җитди итеп талашканыбыз да юк», – дип сөйләде ул.

Фото: Социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев