Җырчы Алсу балаларын «гадәти ярлы авыл»ына алып кайткан
«Көч алу урыны. Биредә минем әтием туган, монда минем балачагым узды, бу изге урында минем әби-бабам, якын туганнарым җирләнгән..»
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Алсу 3 баласы белән әтисенең туган ягы – Башкортстанның Уяндык авылына кайткан. Ул авыл урамнарында йөргән, чиркәүдә булган, балалары белән фотога төшкән, дип яза "Интертат".
«Көч алу урыны. Биредә минем әтием туган, монда минем балачагым узды, бу изге урында минем әби-бабам, якын туганнарым җирләнгән.
Күп еллардан соң, без Сафина, Микелла һәм Рафаэль белән бирегә кайттык. Балалар шаккатты, без барыбыз да бәхет энергиясе алган кебек булдык.
Уяндык минем балачагымда бөтенләй башкача иде. Гадәти ярлы авыл. Әти күрше Андреевка авылында (5 яшьтән урман аша һәр көнне 5 км юл үтеп) мәктәпне тәмамлаган. 15 яшьтә бер капчык бәрәңге белән Уфага нефть институтына укырга керергә киткән.
Ул үз вәгъдәсен үтәде һәм, мөмкинлеге барлыкка килү белән, биредә мәчет төзетте. Ул әбием Хәлидә исемен йөртә. Юлларга асфальт җәйдертте, кешеләргә кирпеч йортлар төзергә ярдәм итте, эш урыннары булдырды, Андреевка авылында чиркәүне һәм хастаханәне төзекләндерде, матур мәктәп төзетте.
Биредә яшәүчеләрнең рәхмәтен һәм мәхәббәтен мин, минем туганнарым, балаларым әле дә тоя.
Синең тамырларың, туган җирең – бу бик мөһим, әмма аны вакыт узгач кына аңлыйсың, ахры», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.
«Әтиегез белән горурланам. Туган ягыңны онытмау бик мөһим», «Матур язгансыз!. Әтиегез – чын ир-ат, аңа ныклы сәламәтлек, көч-куәт телим», «Эх, авыл. Анда кайтуыгыз яхшы булган», – кебек комментарийлар калдырганнар.
Фото: Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев