Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Җырчы Әнвәр Нургалиев: “4 ай дәвамында кайгы уртаклашкан кеше булмады”

Артист суд эше нечкәлекләре белән уртаклашты

Әнвәр Нургалиев туганы Диана Сәфәрова авариядә һәлак булганнан бирле ятим калган балаларының хәле турында сөйләп тора. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы видео астында җырчы судка тапшырылган җинаять эшенең нечкәлекләре белән уртаклашты.

“23 октябрьдә беренчел суд утырышы булачак. Авариядә гаепләнелүче дип саналган кеше (Вадим) ике адвокат яллаган. Үзенең беренче күрсәтмәләреннән баш тарта. 4 ай буе йорт арестында ята. Үзен бигрәк ярата. Күрәсең, алга таба да исерек килеш машина йөртәсе киләдер. 4 ай дәвамында аннан да, туганнарыннан да, шалтыратып хәл белешкән, кайгы уртаклашкан кеше булмады. Авариядән соң суд гаепле кеше ягын алып, аны изоляцияләү урынына, йорт арестына утыртты. Без баштан ук максималь җәза теләмәсәк тә, ул кеше үзен бик оятсыз тоткач, без дә азакка кадәр барачакбыз һәм суд гадел хөкем чыгарыр, дип өметләнәбез”, – дип язган җырчы.

Исегезгә төшерәбез, өч баланы ятим калдырган авария 2023 елның 9 мае төнендә Башкортстанның Чишмә бистәсендә Революцион урамында килеп чыккан иде. Диана Сәфәрова Чишмәдә яшәгән, ике игезәк малай Сәлмән белән Сәидне һәм олы кызы Аишәне ялгызы тәрбияләгән. Хәзер балалар әниләренең әбисе һәм бабасы тәрбиясендә яши.

Алсу Мансурова, Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев