Җырчы Чәчкә серен чиште
Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Кызларыма» дигән яңа җырын тәкъдим иткән
Җырчы Чәчкә кызларына багышлап җыр яздырган. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Кызларыма» дигән яңа җырын тәкъдим иткән һәм серен дә чишкән. Җырчы нәни кызының исемен бу көнгә кадәр сер итеп саклый иде.
«Весна һәм Майя, бу җырымны сезгә багышлыйм», – дип язган ул.
«Бик матур, машаллаһ», – дип сокланган Чәчкәнең иҗатын яратучылар.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев