Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Зәринә Хәсәншина гаиләсендә кайгы

«Табигать тә туктый алмыйча елый»

Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина гаиләсендә тирән кайгы: Зәринәнең әтисенең бертуган апасы үлгән. Бу турыда җырчы социаль челтәрдә хәбәр иткән, дип яза Интретат.

«Табигать тә инде икенче көн туктый алмыйча елый... Якын кешебезне югалттык... Бик сагынырбыз сине, Гөлфия апай...

Аның белән бергә балачак та китеп барды кебек… «Гөлфия кызы» дип әйтәләр иде миңа кечкенә чакта. Чынлап та, нәкъ әти ягы булганмын да куйганмын. 8 баладан икесе генә калдылар инде... Иң олысы һәм иң кечкенәсе. Исән-сау булсыннар...» – дип язган Зәринә.

Зәринәнең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Гөлфия ханымның урыны җәннәттә булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев