Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә тирән кайгы

Бу турыда җырчы үзе яза

Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә ачы хәсрәт – аның бертуган абыйсы үлгән, дип яза Интертат.

Билгеле булганча, Зөфәр әфәнде – күп балалы гаиләдә туып үскән кеше. Менә аның Афзал дигән абыйсы мәңгелеккә китеп барган. Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Иң яраткан абыем Афзал бүген китеп барды. Балачактан бирле миңа үрнәк булды. Аңа карап, баянда уйнарга, җырларга өйрәндем. Шулкадәр укымышлы, тәрбияле, аралашучан, эрудицияле кеше иде. Зур укытучы, мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында 2 ел укытты. Урының җәннәттә булсын, абыем! Син аңа лаек! Хуш!» – дигән композитор.

Артистның кайгысын уртаклашып, виртуаль дусларыннан җылы эчтәлекле бик күп комментарийлар килгән. Аларга без дә кушылабыз. Зөфәр әфәнде һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев