Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлардан акча таләп итәләр

Зөлфирә Шәйдуллина сторисларында сөйли

Мирзаяновлар төркеме Башкортстан якларында концертлар белән йөргәндә, күңелсез хәлгә юлыккан. Бу хакта Интертат яза.

Гастрольләр вакытында артистлар фатир арендалап яши икән. Шундый фатир хуҗаларының берсе намуссыз булып чыккан. Ул җырчыларны фатирдагы урындыкны ватуда гаепләп, алардан акча таләп итә. Болар турында Зөлфирә Шәйдуллина сторисларында сөйли.

Бер фатирның хуҗабикәсе бик яхшы туры килгән иде. Анда егетләребез яшәде. Ул анда өстәмә раскладушкалар да кертте. Фатиры җылы, урын-җирләре чиста булды.

Без кызлар белән 2 көн – бер фатир, калган 2 көндә икенче фатир арендаладык. Кешегә ышану – иң зур хатам. Инде миллион тапкыр «пешкәнем» булды. Болай караганда фатирда бар да тәртиптә кебек иде. Юынып чыгуга, ванна акканлыгы ачыкланды. Хуҗабикәсенә сантехник чакыртырга кушып яздым, ул, әлбәттә инде, беркемне дә чакыртмады. Без үзебез чүпрәкләр белән идәнне сөртеп алдык.

Фатир «иманны ала торган» салкын булды. Киемнәргә төренеп ятып йокладык. Иртән бөтен җирне чистартып, диваннарны җайлап, мендәр тышларына кадәр салдырып чыгып киттек, моңа эш азрак булсын, дип.

Нәтиҗәдә, бу миңа бүген: «Сез минем урындыкны ваткансыз», – дип язып ята. Аны сындырып кына ватып буладыр бит инде. «Берничек тә без ватмадык», – дип әйттем. Кыскасы, бу хәзер миннән акча таләп итә. «Белмим, урындык аягын ничә сумга ремонтларлар», – ди. Менә шундый мәгънәсезләр дөньясында яшәп ятабыз. Эшләмәгән эшеңне дә бармак төртеп: «Эшләдең!» – дип кычкыралар.

Ахыры ни булып бетәр, бер Алла белә. Мин инде ышанып калам, дөреслек безнең якта булыр, дип. Теге хатынга Аллаһы Тәгалә акыл-зиһен биреп…

Дуслар, минем кебек булмагыз. Фатир арендалаганда башта тикшереп чыгыгыз һәм бары тик белгән кешеләр белән генә эшләгез», – дип киңәш итә Зөлфирә.

Фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев