Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан Президенты бавыр күчереп утырту операциясенә 5 млн сум бүлеп бирде

Органны күчереп утырту буенча барлык операцияләр пациентлар өчен бөтенләй бушлай ясала, дип билгеләп үтәләр Республика клиник хастаханәсе табиблары.

Республика клиник хастаханәсе, Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды квотасыннан тыш, органнарны күчереп утыртуга тагын 5 млн 860 мең сум акча алды. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев хәбәр итте.

«Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды тарафыннан югары технологияле медицина ярдәме линиясе буенча бу елга җиде квота бүлеп бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бавырны трансплантацияләү өчен тагын биш квота өстәде. Безнең команда күчереп утыру буенча сигезенче операцияне Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән эшләде», - диде Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Күчереп утырту буенча бер операция хастаханәгә 1,5 млн сумга төшә, пациент өчен ул бушлай эшләнә.

Бавыр трансплантологиясе юнәлеше Казан клиникасында чагыштырмача күптән түгел генә үсеш башлады. Медиклар яңа юнәлеш өчен бүлек әзерләделәр һәм трансплантология буенча Россиянең әйдәп баручы медицина үзәкләрендә, шулай ук чит илдә стажировка уздылар. Бу елга кадәр Республика клиник хастаханәсе табиблары 2017 һәм 2016 елларда бер операция генә эшли алды.

«Цирроз һәм гепатоцелляр карцинома - бавыр яман шеше булганда бавырны күчереп утыртуга күрсәтмә бирелә, ул цирроз фонында барыннан да ешрак үсеш ала. Без бавыр циррозы мәсьәләләре белән күбрәк шөгыльләнәбез, ул бавырның хроник диффуз авырулары нәтиҗәсе булып тора. Нигездә, бу хроник В һәм С гепатитлары, бавырда алкоголь авыруы, тумыштан килгән авырулар һәм аутоиммун авырулары», – дип аңлатты Республика клиник хастаханәсе гастроэнтерология бүлеге мөдире Әлфия Одинцова.

Бүген 20-30 кеше органны күчереп утырту буенча чиратта тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193880/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X