Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган көн

Хезмәт һәм тыл ветераны Наҗия Галләмовага 90 яшь тулды

Ул укытучылар нәселеннән

Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Наҗия Галләмова районда бик билгеле укытучылар нәселеннән. Абыйсы Мансур Исхаков гомере буе физика, энесе Мәсгуть Исхаков физкультура укытты. Ә Наҗия Габделнур кызы үзе – хөрмәтле математика укытучысы.

Әтиләре Габделнур 1942 елда ил азатлыгы өчен башын сала. Алты баланың кечесе дә ике яшендә авырып вафат була. Сугыш чоры балалары җилкәсенә төшкән бөтен авырлыклар да таныш аңа.

– Ярый әле сыерыбыз бар иде. Ижауга барып катык саттык. Җәй буе бәләкәй арба белән печән, ягарга утын ташыдык. Чөгендер һәм кишер яфрагы салып аш пешердек. Болынга юа, кузгалак җыярга йөрдек, – дип балачак хатирәләрен барлады Наҗия апа.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга юл ала. Пединститутның физмат бүлеген уңышлы тәмамлап, диплом алган белгечне Чиләбе өлкәсенә җибәрәләр. Анда ике ел укыткач, туган шәһәренә кайтып математика укыта башлый. Лаеклы ялга чыкканчы яраткан укучыларын математика серләренә өйрәтә.

Ветеринария фельдшеры булып эшләүче Рәмзи белән гаилә корып, кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Раилә гаиләсе белән Чаллыда яши. Уллары Таһир югары белемле хәрби була. Авырып вафат булганына 20 ел үткән инде. Аңа һәм башка якыннары рухына догалар укый лаеклы ялга чыкканнан бирле дини кауннар буенча яшәүче Ак әбекәй. Күп шәһәрдәшләребезне юып, пакьләп соңгы юлга озатучы ул. Мәчет сукмагына да тузан төшерми.

90 яше тулган көнне дә иң элек йортларында Коръән сүрәләре яңгырады. Юбилее белән котларга килүчеләр аның хәзер дә ишегалдындагы карны көрәп урамга ук чыгарып баруына, җәен бакчада бер чүп тә үстермәвенә, күпләп кышка яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр әзерләвенә, гел китаплар укуына соклануларын белдерделәр. 

Мөхтәрәм юбиляр үзе дә Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Азат Вәлиевның бүләген китергән “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Ереминага, социаль хезмәткәр Эльвира Сөләймановага, гел ачык йөз белән каршы алучы үзәк китапханә хезмәткәрләренә, дин кардәшләренә, күршеләренә – барысына да рәхмәтле булуын белдереп, изге теләкләрен юллады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев