Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган көн

Котлы булсын, әниебез, юбилеең

Кырындыда яшәүче иң яраткан кадерле кешебез Вәсилә Вакыйп кызы Мәһәдиеваны чын күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сиңа булган олы яратуыбызны, чиксез рәхмәтләребезне нинди сүзләр белән генә әйтсәк тә аз булыр. Әнкәй, син һәрчак гадел һәм сабыр, тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, сабырлыгың белән безгә үрнәк булдың. Син барлык туганнарны ачык йөзең, тәмле телең белән каршы аласың, безнең өчен алтын багана булып торасың. Сиңа бездән бер генә теләк: сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын. Иң мөһиме, әтиебез белән парлап барыр юлыгыз озын һәм сикәлтәсез булсын. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Котлы булсын, әнкәй, юбилеең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Барлык ярдәмнәрең өчен бик зур рәхмәт, әнкәй, сиңа.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Минсәет, балаларың, оныкларың Алия–Ринат, Инзилә, Инсаф, Илзат; Ания–Илдар, Илнара, Динара, Кирам; Алинур–Ләйсән, Адель.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев