Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында

2019 елда Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте 87 гаиләгә ана капиталына сертификат бирде.

Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә сертификат бирүне сорап язылган гаризалар саны Әгерҗе районында 2666 гэ җитте. Ана капиталы ияләренең 80% капитал акчасыннан тулысынча файдаланды, программа гамәлдә булган вакыт эчендә 849 млн. сум тирәсе акча түләнде.

Ана капиталыннан файдалануның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту, гариза бирүчеләрнең 90% тан артыгы акчаны шул юнәлешкә тоткан. Әгерҗе районында ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәмендә 2 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан.

Моннан тыш, Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте балаларны укытуга түләүгә 334 гариза кабул итте. Укыган өчен түләү мөмкинлекләренең артуы программага 2018 ел башыннан ук кертелгән төзәтмәләр белән дә аңлатыла, хәзер гаиләләр мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән исәп-хисапны балага 3 яшь тулганны көтмичә дә ясый ала.

2018 елдан аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудырылды.

Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын ачыклау өчен гаиләнең соңгы 12 айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүлергә, ә аннары, икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булса (2019 елдан-14 034 сум), пенсия фондына ай саен түләүне сорап гариза бирергә мөмкин.

Әлеге түләү балага 1,5 тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен гаризаны бала туганнан соң 6 ай дәвамында бирергә мөмкин – акча шул чор өчен тулысынча түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргән очракта, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул шул төбәктә алдагы елның 2 кварталындагы яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына тигез булачак-8896 сум.

Игътибар итегез, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы зарур. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аннан файдалану вакыт белән чикләнми. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.

Ана капиталы сертификатын алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат алу турында гаризаны бала тууга яки уллыкка алынуга ук, соңрак та, мөстәкыйль рәвештә дә, «гражданинның Шәхси кабинеты» аша да гаилә өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, кабинетта ана капиталы программасын гаиләләр өчен уңайлырак итүче электрон сертификатларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтелә. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары тик бер тапкыр – баланың шәхесен раслаучы документ - туу турында таныклык бирү өчен генә эшләргә кирәк.

Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр тупланган электрон документ та җибәрелә. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки чыгартып алырга мөмкин.

Айлык компенсация түләү

Хезмәткә яраклы, инвалид баланы карап, эшләмәүче гражданнарга айлык компенсация түләү - балалы гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе.

18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки 1 төркем инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә. Айлык түләү күләме әти-әнигә (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә.

Инвалид баланы карау чоры караган затның иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә. Бу, караучы затка үзенең иминият пенсиясен алу өчен, пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев