Диспансерлаштыру онкологиягә каршы: медицина тикшеренүләре үлемгә китерә торган авыруларны җиңеп чыгарга ничек ярдәм итә
Кайбер авырулар, яшерен агентлар кебек, кеше организмын акрынлап кына җимерә. Нәтиҗәдә кеше үзенең мондый проблемасы турында белеп алганда авыруны тулысынча дәвалап булмаганлыгы яисә газапларны җиңеләйтә торган паллиатив ярдәмгә генә өметләнә алганлыгы ачыклана.
Соңгы елларда халык сәламәтлеген кайгырту йөзеннән мәҗбүри медицина иминияте кысаларында диспансерлаштыру уздыру актив төс алды. Бу процесс хакында һәм аның барышында нинди авырулар ешрак ачыклану турында «Комсомолка» Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина белән әңгәмәдә белде.
- Исәнмесез, Людмила Александровна! Беренче чиратта, диспансерлаштыруның нәрсә икәнен һәм аның ни өчен үткәрелүен беләсе килә.
Л.Д.: Диспансерлаштыру хроник авыруларны һәм аларны китереп чыгара торган куркыныч факторларны ачыклауга юнәлдерелә. Сүз үлем-китемнең төп сәбәпләре - йогышлы булмаган авырулар: яман шешләр, йөрәк-кан тамыры, шулай ук сулыш органнары авырулары, шикәр диабеты һәм башкалар турында бара.
Диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этап профилактик тикшерүдән гыйбарәт, аның барышында анкета тутырыла, антропометрия күрсәткечләре ачыклана (кешенең буе, авырлыгы, бил тирәлеге үлчәнә, тән массасы индексы исәпләп чыгарыла), артериаль кан басымы үлчәнә, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе билгеләнә, флюорография, ЭКГ үткәрелә, күз эчендәге кан басымы үлчәнә. Шуңа өстәп, мәҗбүри рәвештә онкоскрининг диагностика тикшеренүләре үткәрелә.
Икенче этап беренче этапта ачыкланган үзгәрешләрне тирәнтен тикшерүне күздә тота. Ул диагностика тикшеренүләре (спирометрия, брахиоцефаль кан тамырларын комплекслы сканерлау, колоноскопия) үткәрүне, табиб-белгечләрнең консультацияләрен үз эченә ала. Диспансерлаштыруның икенче этабына пациентны сырхауханәнең дәвалаучы табибы (участок терапевты, гомуми практика табибы) җибәрә.
- Бу хезмәтләр өчен кем түли?
Л.Д. Диспансерлаштыру очраклары өчен түләү мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабыннан гамәлгә ашырыла, гражданнар өчен ул бушлай. Аны узу өчен эш бирүче үзенең хезмәткәрен эштән җибәрергә һәм диспансерлаштыру узган көн өчен түләргә тиеш. Безгә кайвакыт гражданнардан үзләрен диспансерлаштыру яки тикшеренү узарга чакырулары, тик моның өчен түләргә кирәк булу турында ишетергә туры килә. Бу очракта сүз дәүләткә карамаган тикшеренү программасы турында бара.
- Нәрсә ул онкоскрининг,ул нинди тикшеренүләрне үз эченә ала?
Л.Д.: Онкоскрининг - махсус диагностика тикшеренүләре ярдәмендә яман шеш авыруларын актив ачыклау. Мондый тикшеренүләргә аналык муеныннан онкоцитологиягә мазок анализы (аналык муены яман шешен ачыклау өчен) керә. Онкоцитология анализы 18 яшьтән 64 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр ясала.
Тагын бер мөһим тикшеренү - маммография, ул 40 яшьтән 74 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аны узганда сөт бизе махсус аппаратта (маммографта) ике проекциядә тикшерелә.
Ир-атларга үткәрелә торган онкоскрининг тикшеренүләренә мәни бизе яман шешен ачыклау өчен ПСА (простатоспецифический антиген) тикшеренүе керә. Мондый тикшеренүләрне 45 яшьтән һәр биш ел саен һәм 64 яшьтә үткәрәләр.
Шулай ук 2019 елда тирене, авыз куышлыгының лайлалы тышчасын һәм лимфа бизләрен мәҗбүри визуаль карау, визуаль локализация авыруларын ачыклау өчен калкансыман бизне пальпацияләү кертелде. Эчәкләрнең яман шеш авыруы бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен тизәктә яшерен кан кисәкләре булу-булмауны тикшерәләр (40 яшьтән 64 яшькә кадәр - ике елга бер тапкыр, 65 яшьтән 75 яшькә кадәр - ел саен)
Ашказаны яман шеше булу-булмауны ачыклау өчен агымдагы елдан онкоскрининг рәвешендә фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) кертелде, ул бер тапкыр 45 яшьтә үткәрелә.
- Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча статистика бармы?
Л.Д.: 2019 елның сигез аена күз салсак, бу вакыт эчендә 300 меңнән артык авыру ачыклану, шуларның 10 процентын беренче тапкыр диагноз куелган авырулар тәшкил итүен күрергә була. Билгеле инде, диагностика үткәрелә
торган авырулар (йөрәк ишемиясе авыруы, йөрәк ритмы бозылу), шикәр авыруы, хроник үпкә авырулары (астма, эмфизема, хроник бронхит) ешрак ачыклана. Диспансерлаштыру кысаларында 2,5 меңнән артык яман шеш очрагы ачыкланган, аларның 70 проценты - башлангыч стадиядә. Бу исә авыруларны дәвалаганда уңай нәтиҗәләргә өметләнергә мөмкинлек бирә. Билгеле инде, пациентларга дәваланырга туры киләчәк, күбесенә бәлки операция дә ясатырга туры килер, әмма бу очракта, ничек кенә булса да, кешенең терелү мөмкинлеге зур, дип әйтәсе килә.
- Яман шеш кайсы органнарны ешрак зарарлый?
Л.Д.: Яман шешнең сөт бизе, үпкә, эчәклек һәм тире кебек локализацияләре шактый еш очрый. Закончалык шунда ки: яшь өлкәнрәк булган саен, авырып киту куркынычы да арта бара. Шикәр диабеты белән авыручылар яман шеш янаган затлар төркеменә керә: Яман шеш авырулы һәр икенче кешенең яман шешкә бәйле патологиясе булып шикәр диабеты торганы билгеле.
- Мондый диагнозны ишетү күңелле вакыйга түгел. Халык аңа ничек карый, дәваланырга әзерме?
Л. Д.: Күпчелек, әлбәттә, дәваланырга әзер, чөнки мондый диагноз альтернативага урын калдырмый, ул, кагыйдә буларак, катнаш дәвалану (операция һәм химия/нурланыш терапиясен) үткәрүне күздә тота.
Бүген медицина оешмалары алдына «онкология» юнәлеше буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибен үтәү бурычы куелган. Аның нигезендә, диагноз куелган/ яман шеш процессы морфологик расланган вакыттан алып аны махсус дәвалый башлаганга кадәр кимендә 14 көннән дә артык вакыт узмаска тиеш. Авыруны дәвалый башлар алдыннан белгечләр консилиумы оештырылырга тиеш.
Республикада яман шештән дәвалау арсеналына хирургия ысулы белән дәвалау, химиотерапия һәм нурланыш терапиясе керә. Дәвалауның югарыда санап кителгән барлык төрләре өчен дә түләү мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабыннан гамәлгә ашырыла. Пациентларның югары технологияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә бар, алар ике чыганактан - мәҗбүри медицина иминияте һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабыннан финанслана.
Химиотерапиядә заманча препаратлар (шул исәптән геннар инженериясе препаратлары да) кулланыла.
2019 елда «онкология» юнәлеше буенча тәүлек әйләнәсендә эшли торган һәм көндезге стационарларда дәвалау күләмнәре һәм финанс чыгымнары нормативлары беркетелде. Мәсәлән, быел яман шеш авыруларын дәвалауга 4,6 миллиард сум акча каралган.
- Химиотерапия өчен пациентларның маршрутизациясе ничек тә булса үзгәрәме, әллә бердәнбер маршрут булып Республика онкология диспансеры гына каламы?
Л. Д.: Әлбәттә инде, бу юнәлештә «дирижер» булып Республика клиник онкология диспансеры кала. Әмма бу әле пациентларның маршрутизациясе үзгәрми дигән сүз түгел, ул үзгәрә. Мәсәлән, 2019 елда пациентлар химиотерапияне 6 медицина оешмасында үтә алды. Болай эшләү медицина ярдәменнән күбрәк кеше файдалана алу мөмкинлеген арттыра. Бу эш гадәттә түбәндәгечә оештырыла: дәвалау схемасын Республика онкология диспансеры табибы билгели, ә менә дәвалану яшәү урынына якынрак урнашкан хастаханәдә гамәлгә ашырыла, мәсәлән, Апас, Яшел Үзән, Арча үзәк район хастаханәләрендә. Авырулар мондый яңалыкка каршы түгел, киресенчә, аны уңай бәяли.
- Скрининг системасы ни дәрәҗәдә ышанычлы? Республиканың барлык районнарында да дөрес күрсәткечләр алу мөмкинлеге бармы?
Л. Д.: Мондый тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге булмаган кечкенә район хастаханәләре эре клиникаларга беркетелгән. Аларда алынган биоматериаллар зур хастаханәләргә җибәреп тикшертелә.
- Диспансерлаштыру кысаларында онкологиягә ни өчен шундый зур игътибар бирелә? Әллә борчылырга сәбәп бармы?
Л. Д.: Яман шеш авырулары үлемгә китерә торган сәбәпләр структурасында икенче урында тора. Хәзерге вакытта федераль илкүләм проектлар, шул исәптән «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» программалары гамәлгә ашырыла. Алар, иң беренче чиратта, яман шеш авыруларыннан үлү очракларын киметү бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән.
- Иминият компанияләре диспансерлаштыру нәтиҗәләрен тикшереп торамы? Ул тикшерү нидән гыйбарәт?
Л. Д.: Диспансерлаштыру күләмнәрен һәм сыйфатын тикшереп тору белән иминият компанияләре экспертлары шөгыльләнә. Алар күләм күрсәткечләре үтәлешен һәм аларны үтәмәү сәбәпләрен анализлый. Диспансерлаштыру тәртибе үтәлешен дә, яшь һәм җенес буенча уздырылырга тиешле барлык
тикшеренүләрнең үткәрелгәнме-юкмы икәнен дә экспертлар барлап тора, алар шулай ук аларның үткәрелмәү сәбәпләрен дә ачыклый.
Әгәр дә кайсы да булса медицина оешмасында диспансерлаштыру кысаларында диагностика тикшеренүләреннән баш тарту 20 проценттан артып китсә (моңа пациентлар баш тарту очраклары да, медицина оешмасы баш тарту очраклары да керә – андый хәлләр дә булгалый), мондый хәл барлык очраклар буенча экспертиза үткәрү өчен сәбәп булып тора.
Бүгенге көндә иминият компанияләре үзләре күпмедер дәрәҗәдә диспансерлаштыруны оештыручылар булып тора, чөнки алар гражданнарга СМС-хәбәрләр аша, телефоннан шалтыратып, хатлар җибәреп, диспансерлаштыру узуның кирәклеге турында хәбәр итә.
Моннан тыш, иминият компанияләре гражданнардан телефон аша диспансерлаштыру узмау сәбәпләре турында да сораштыралар. Сораштырылучылар фикере буенча, диспансерлаштыру узмауның өч сәбәбе бар: берәүләрнең вакыты юк, икенчеләр үзләрен сәламәт дип саный яки аны эш көннәрендә уза алмый.
Әлбәттә, бу фикерләргә каршы килеп була. Диагностика узмый торып, субъектив рәвештә («бер җирем дә авыртмый» дип) ничек инде үзеңне сәламәт дип санарга була? Вакыт булмау да объектив сәбәп түгел. Эш көннәрендә узу мөмкинлеге булмауга килгәндә, мондый очраклар булгалады. Әмма 2019 елда медицина оешмалары гражданнарга диспансерлаштыруны шимбә һәм кичләрен узу мөмкинлеген тудырырга тиеш иде. Күп кенә сырхауханәләрдә бу эш тормышка ашырылды инде. Фонд агымдагы елның сентябрендә диспансерлаштыруны шушы вакытларда оештыру буенча 9 медицина оешмасын тикшерде. Нәтиҗәдә, мондый мөмкинлек 9 сырхауханәнең 2сендә генә тудырылмаган яки өлешчә тудырылган булу ачыкланды.
«АК БАРС-Мед» иминият медицина оешмасы, сырхауханәләр белән берлектә, диспансерлаштыруны атнаның шимбә көннәрендә оештыра. Һәм ул Казанда гына түгел, башка урыннарда да шулай үткәрелә. Моның ничек тормышка ашырылуын иминият компаниясенә шалтыратып белергә була.
Иминият компанияләре белгеч-экспертлары экспертиза үткәргәндә теге яки бу тикшеренүнең үткәрелү-үткәрелмәве турында да сораштыра. Әйтик, түләү өчен кертелгән счетлар реестрында маммография үткәрелде дип күрсәтелгән, пациенттан телефон аша сораштыру барышында тикшеренүнең үткәрелмәве турында билгеле була. Аңа: «Тикшеренү үткәрү мөмкинлеге юк», - дип
әйтсәләр дә, пациентның медицина картасына тикшеренү үткәрүдән баш тартуы турында язып куймыйлар. Мондый очракларда экспертлар мәсьәләгә принципиаль карый һәм медицина тикшеренүе өчен акча түләми.
Агымдагы елның 9 аенда экспертлар тарафыннан 75 меңнән артык экспертиза үткәрелгән, 9938 хокук бозу очрагы (13,1 процент) ачыкланган, 480 мең сумнан артык финанс санкцияләре кулланылган.
Диспансерлаштыруны һәм башка профилактик чараларны уздыру тәртибе турындагы мәсьәләләр агымдагы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме күрсәткәндә иминләштерелгән затлар хокукларын яклауны оештыру һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру буенча координация советы утырышында җентекләп тикшерелде.
- Ә үзендә яман шеш авыруы түгелме дип шикләнгән очракта, пациентка нишләргә?
Л. Д.: Кичекмәстән сырхауханәгә барып, дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк. Бу вакытта иң мөһиме – проблеманы озакка сузмыйча актив хәл итү чарасын күрү. Шулай ук белер-белмәс «дәвалаучылар» тәкъдим иткән ысуллар ярдәмендә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итәр идем.
Бу очракта тиешле медицина ярдәмен бары тик медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган медицина оешмаларында һәм сертификатлары яки белгечне аккредитацияләү турында таныклыклары булган белгечләр генә күрсәтә ала.
Онкологлар фикеренчә, бүген яман шеш хөкем карары түгел. Мәсәлән, башлангыч стадиядә ачыкланган сөт бизе яман шеше шактый уңышлы дәвалана.
- Яман шеш авыруларын кисәтү өчен профилактика чаралары эшләнгәнме?
Л. Д.: Профилактика үзенчәлекле булмаган һәм үзенчәлекле төрләргә бүленә.
Бу тема буенча тупланган мәгълүматларга караганда, яман шеш авыруларын профилактикалауның үзенчәлекле булмаган чаралары булып түбәндәгеләр тора:
● дөрес туклану (клетчаткага бай булган кишер, борчак, брокколи кәбестәсе, чөгендер, алма, груша, шәфталу, чикләвек, көрпәле икмәк, карабодай, яшелчә
һәм җиләк-җимеш ашау), кызыл итне, татлы йомшак ризыкларны, шикәрне чикләү. Көнгә аз-азлап 5-6 тапкыр ашау;
● стрессларга, тискәре хис-тойгыларга каршы торырга өйрәнү;
● теләсә нинди формада актив хәрәкәт итү (йөгерү, көн саен кимендә 5 чакрым җәяүләп, велосипедта йөрү, фитнес, йога);
● даими рәвештә медицина профилактика тикшерүләрен, диспансерлаштыру узу;
● тәмәке тартудан баш тарту үпкә яман шешен профилактикауда иң яхшы чара булып тора;
● көчле исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тарту бавыр, ашказаны, ашказаны асты бизе яман шешләрен нәтиҗәле профилактикалау чарасы булып санала.
Яман шешнең аерым төрләренә каршы үзенчәлекле һөнәри чаралар да эшләнгән:
● бавыр яман шешенә, гепатитка каршы вакцинация;
● аналык муенлыгы яман шешенә каршы - кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация.
Әлеге вируслар белән зарарлануның яман шеш авыруын китереп чыгаруга йогынты ясавы фәнни яктан расланган. Шуңа күрә бу турыда истә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев