Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Голливуд читтә торсын: Татарстанда ике ГАИ машинасы бәрелешкән

Зыян күрүчеләр юк

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча,  Иске Чүриле авылы уртасында ике ГАИ машинасы — «Форд» һәм «БМВ» бәрелешкән.

 Машинаның берсе юл хәрәкәте кагыйдәсен тупас бозган һәм туктамаган машинаны куа киткән. Ярдәмгә юлда торган икенче ГАИ машинанын чакырткан. Кагыйдә бозучыны ике яктан кысмакчы булганнар, тик тегесе кинәт борылып качып өлгергән, ә ике ГАИ машинасы бер-берсенә килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтендә кешеләргә зыян килмәгән. ГАИ машиналарының икесе дә Казаннан булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев