Пенсия фондына бару мәҗбүри түгел
Мәҗбүри пенсия страховкалавы буенча пенсия тупланмаларының кайсы иминиятләштерүчедә формалашуын, аның гомуми суммасы күпме булуын РФ Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша онлайн режимда белергә була.
Шәхси кабинетка кергәннән соң, “Пенсия тупланмалары акчалары белән идарә итү” бүлегеннән “Хәзерге иминиятләштерүче турында мәгълүмат алырга” дигәнне сайларга кирәк.
Анда түбәндәге мәгълүмат күренә:
- мәҗбүри пенсия страховкалавы системасында пенсия белән тәэмин итүнең сайланган системасы: страховой пенсияне йә страховой һәм тупланма пенсияне формалаштыру;
- пенсия тупланмалары акчаларын туплаучы оешма. Ул РФ Пенсия фонды яки пенсия тупланмалары гарантияле сакланучы системага керүче дәүләтнеке булмаган пенсия фонды булырга мөмкин;
- пенсия тупланмалары акчалары. Болар – эш белән тәэмин итүченең страховой взнослары, кеше үзе мөстәкыйль рәвештә түләгән акчалар, ана (гаилә) капиталы акчалары (әгәр сертификат хуҗасы аларны тупланма пенсиягә юллаган булса) һәм өстәмә страховой взнослар (әгәр алар дәүләт финанславы программасы кысаларында күчерелсә).
Әгәр тупланма РФ Пенсия фондында формалаштырылса, аларны инвестицияләү нәтиҗәләре турындагы мәкълүматны да шунда ук күрә аласыз. Тупланма дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаштырылса, пенсия тупланмаларының факттагы суммасын әлеге фонд аша белергә була.
Исегезгә төшерәбез: Шәхси кабинетка керү өчен Идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлергә кирәк. Моның өчен Россия почтасына, күпфункцияле үзәккә, Пенсия фонды идарәсенә мәрҗәгать итә аласыз.
Зөлфия БАКАСОВА,
Пенсия фондының Әгерҗе районындагы клиент хезмәте җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев