Сорагыз – җавап бирәбез
Педагогик хезмәткәр пенсиягә кайчан китә ала?
“Мин мәктәптә педагог булып эшлим. 2021 елда тиешле елларымны эшләп бетерәм. 2019 елдагы үзгәрешләрне истә тоткан хәлдә, кайчан пенсиягә китү хокукы алам?”
Р.ПЕТРОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Әлеге сорауга Россия Пенсия фондының Әгерҗе районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә:
2018 елда пенсия яше параметрларын яңача раслаучы федераль закон кабул ителде. Әлеге закон нигезендә педагогик хезмәткәрләрнең пенсиягә чыгу яше дә үзгәрде. 2019 елның 1 январеннан срогыннан алда пенсиягә чыгу хокукына алар, махсус стажны туплап, биш ел узганнан соң ия булалар. Моның белән беррәттән, ташламалы пенсиягә һәм минималь пенсия баллары җыюга хокук бирүче махсус стаж озынлыгына бәйле шартлар үзгәрми. Яшенә һәм җенесенә бәйле булмаган рәвештә, педагогик хезмәткәрләргә балалар өчен учреждениеләрдә 25 ел эшләргә кирәк. Әгәр укытучы 2021 елга тиешле ташламалы стажны туплый икән, күчү чорын исәпкә алып, аңа пенсия өч елдан соң, ягъни 2024 елда билгеләнә. Махсус стажга 2023 елда һәм аннан соң ия булучылар страховой пенсияне билгеләү хокукына әлеге стажны туплап 5 ел узганнан соң ия булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев