Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Татарстан Пенсия фонды массакүләм СМС-искә төшерү хәбәрләре тарата башлый.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә.

 Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt  абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында  кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның  май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннангражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагыиминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Мәгълүматлаштыру адреслы булсын  һәм  гражданнаргатиешле вакытта барып ирешсен эчен Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев