Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

“Зетта Иминиятләштерү” НАСКОның элеккеге клиентлары өчен лояльлек программасы ача

“НАСКО Татарстан” АҖнең лицензиясен алу нәтиҗәсендә полислары “янган” клиентларны “Зетта Иминиятләштерү” компаниясе үзенә кабул итәргә әзер. Лицензияне алу турында боерык Россия Банкы сайтында май уртасында басылып чыкты. Татарстан Республикасында 140 меңнән күбрәк ирекле иминиятләштерү килешүе иминият яклаусыз калды.

“Иминиятләштерү килешүләренең үз көчен югалтуын НАСКОның барлык клиентлары да белми әле. Май уртасыннан бөтен финанс мәсьәләләре: янгыннар, табигать бәла-казалары, вандализм гражданнарның җилкәсенә күчте, хәзер барысы өчен дә үз кесәңнән түләргә туры килә. Бигрәк тә банк алдында йөкләмәләре булучылар өчен хәл кискен борылыш алырга мөмкин”, – ди Әгерҗе шәһәрендә “Зетта Иминиятләштерү” агентлыгы директоры Лениза Рафаэль кызы Кулышева.

Республика халкына килеп туган хәлдән чыгарга ярдәм итү өчен, үзенең европа сыйфат стандартлары белән билгеле “Зетта Иминиятләштерү” компаниясе Әгерҗе районында яшәүчеләргә “Күчү” уникаль лояльлек программасын тәкъдим итә. Ул нәкъ менә “НАСКО” АҖнең иминият яклавыннан мәхрүм калган клиентларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Әгерҗе шәһәре, К.Маркс урамы, 2К йорт  адресы буенча “Зетта Иминиятләштерү” офисына мөрәҗәгать итеп, лицензиясез калган иминият компаниясенең һәр клиенты ташламалы шартлар, шулай ук иминият продуктын тулыландыруга бәйле рәвештә өстәмә ташламалар алачак.

“Зетта Иминиятләштерү” Россия базарында 25 елдан күбрәк эшли һәм Россиянең эре иминиятләштерүчеләренең топ-20легенә ке­рә. Оешма ruA+ (бик югары ышанычлылык) дәрәҗәсендә расланган ышанычлылык рейтингына ия. Бу “Зетта Иминиятләштерү” РФ Үзәк Банкы таләпләренә тулысынча җавап бирә, финанс яктан тотрыклы һәм үзенә кабул ителгән барлык йөкләмәләр буенча тулы күләмдә түләүләрне теләсә кайчан башкарырга әзер, дигән сүз. 1 000 000нан күбрәк россияле, шулай ук кече һәм урта бизнес компанияләре “Зетта Иминиятләштерү” клиенты булып тора.

“Әгәр сез “НАСКО” АҖ яисә башка компания клиенты булсагыз, “Зетта Иминиятләштерү”гә килегез. Сез монда югары сервис кына түгел, “Тимер гарантия” дә алырсыз. Бу – башка бер иминиятләштерүчедә булмаган ирекле финанс җаваплылыгы программасы. Аның асылы шунда: әгәр компания үзенең йөкләмәләренең берсен генә үтәмәсә дә (мисал өчен, клиентның шалтыратуына номер җыйганнан соң 7 секунд эчендә җавап бирмәсә), ирекле рәвештә компенсация түләячәк. Сүз уңаеннан, бу программа агентлар өчен дә гамәлдә: документлар әйләнеше яисә түләүләр белән проблема килеп чыкса, “Зетта Иминиятләштерү” үзенә сезнең файдага штраф сала. Әгәр сез иминиятләштерү агенты икәнсез, шулай ук безнең командага кушылыгыз. Без сезне – лаеклы эш дәрәҗәсе, ә клиентларыгызны югары хезмәт күрсәтү белән тәэмин итәчәкбез”, – дип хәбәр итә Лениза Рафаэль кызы Кулышева.

Әгерҗедәге агентлык телефоны: 8-800-700-77-07, өстәмә 5392. Шалтырату бушлай.

Лицензия ПС№1083 от 24 июня 2015г. реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев