Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

2023 елга йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

КУЧКАР. Яңа ел Кучкарларга күп вәгъдәләр бирә. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылачак, яңа белем яки яңа һөнәр алу ихтималы бар. Матди яктан да уңыш көтелә. Яңа фатир яки яңа йортка ия булу өчен шанс зур, файдаланып калырга тырышыгыз. Гаиләгездә күңелле вакыйга көтелә, сафларыгызга яңа туган кушылачак. 

ҮГЕЗБОЗАУ. Төп көчегезне гаиләгезгә бирегез, беренче урында якыннарыгыз торырга тиеш. Бераз матди кыенлык кичерерсез, ләкин бу – узгынчы проблема, аның өчен борчылу урынсыз. Гаиләдә һәм карьерада тотрыклылык булыр. Яңа танышлар һәм яңа дуслар табарсыз. Киләчәктә алар сезнең таянычыгызга әверелер. 

ИГЕЗӘКЛӘР. Хыялыгызны тормышка ашыру өчен кулыгыздан килгәннең барын да эшләгез. Сүзләргә игътибарлырак булыгыз, мөнәсәбәтләрне җимерүдән сакланыгыз. Хисләрне йөгәнләргә кирәк, аларны иҗади юнәлештә файдалану күпкә отышлырак. 2023 ел – яңа бизнес-проектлар башлап җибәрү өчен кулай чор. Дусларыгызга таяныгыз, аларның ярдәме зур булачак. 

КЫСЛА. Яңа ел үз кануннарын кертә: уңышка ирешүнең төп шарты – шик-шөбһәдән арыну. Шикләнәсез икән, бер урында озак таптанырга туры киләчәк. Кыюрак булыгыз! Шәхси тормышта һәм һөнәр баскычында уңыш көтелә. Хыялларыгыз тормышка аша башлар. Кыюларны язмыш юмарт бүләкли. 

АРЫСЛАН. Ихтыяр көче, сабырлык, үҗәтлек, шәфкатьлелек – менә шушы сыйфатларыгыз уңышка һәм казанышка ирешүдә төп булышчыларыгыз. Тырышлыкның нәтиҗәсен озак көтәргә туры килмәс. Аралашу һәм эш даирәсен алыштыру ихтималы бар. ялгызларга да бәхет елмаячак, алар үзләренә тиң кешене очратыр. 

КЫЗ. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылырга тора. Бераз гына тормышчан фикер йөртсәгез, теләсә нинди максатка ирешәчәксез. Хәтта иң кыю планнарыгыз да тормышка ашачак. Әҗәткә акча яки кредит алырга ашыкмагыз, бераз мөмкинлегегезгә карап яшәсәгез, уңай нәтиҗәсен күрми калмассыз. 

ҮЛЧӘҮ. Җиңүләр елы. Төрле конкурсларда ешрак катнашырга тырышыгыз, уңыш сезнең якта булачак. Бизмәннәрнең тигезлеген бозучы вакыйгалар да булмый калмас, аларга фәлсәфи карагыз. Ел уртасыннан тормышыгызның яңа этабына керәчәксез. Бу гаилә тормышы яки социаль статусыгыз белән бәйле булырга мөмкин. 

ЧАЯН. 2023 ел Чаяннар өчен уңышлы ел булачак. Һөнәри өлкәдә үсеш көтелә. Бөтенләй яңа эшкә керешүегез дә ихтимал. Ни генә булса да, үзгәрешләр сезнең файдага. Ял итү, сәламәтлекне ныгыту, яшәү шартларын яхшырту өчен акчагызны кызганмагыз. Эчке сиземләвегез – иң ышанычлы киңәшчегез. Үзегезгә билгеләнгән юлдан тайпылмагыз, яңа танышлар белән сак булыгыз. 

УКЧЫ. Кызыксынучан Укчыларга бер урында гына утыруы кыенрак булачак. Тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге көчле – кемдер эшен, ә кемдер хәтта яшәү урынын ук алыштырырга мөмкин. Ул бу елның икенче яртысыннан ук актуаль булачак. Матди хәлегездәге тотрыклылык – үзе үк сөенечле хәл. Белемегезне арттыру өчен яңа мөмкинлек килеп чыгар, файдаланып калыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Теләкләрегезгә буйсынып, хыялларыгызны чынга ашыру өчен уңышлы елларның берсе. Яңа эш башларга яки зуррак, кыйммәтлерәк берәр әйбер сатып алырга теләсәгез, куркмыйча тотыныгыз – отачаксыз. Моның өчен аеруча кулай чор – март ахырыннан сентябрьгә кадәр. Ялгыз Кәҗәмөгезләрне август ахырында хәлиткеч очрашу көтә. 

СУКОЯР. Талантлар һәм мөмкинлекләр ачыла торган вакыт. Кызыклы идеяләр Сукоярларны адым саен сагалый. Аларны үзегездән еоак булган очраклы кешеләргә сөйләмәгез, югыйсә канатларыгызны сындырып, илһамыгызны качырырлар. Сәләтегезне файдаланып, шактый гына уңышка ирешү форсаты килеп чыгар. Гади кебек кенә тоелган эш аркасында абруегыз артыр. 

БАЛЫК. Язмыш сезгә хәерхаһлы. 13 июльдән соң тормышыгызда шактый гына үзгәрешләр булуы мөмкин. Уңышка чын-чынлап ышанучылар аңа ирешәчәк. Күп еллар борчыган проблемадан яки күңелегезгә ошамаган кешедән котылырсыз. Гаиләгездә күңелле вакыйгалар көтелә. Моның ишәю белән бәйле булуы ихтимал. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев