Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Әгерҗе муниципаль район башлыгы Яна ел бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котлыйм.  

Узып баручы ел, истәлекле вакыйгаларга һәм көндәлек проблемаларга бай булып,  тормышыбызда үз эзен калдырды. Төрле өлкәләрдә үзгәрешләр булды: социаль әһәмияткә ия булган объектлар төзелде һәм капиталь ремонт үткәрелде, шәһәрне төзекләндерү буенча эшләр дәвам ителде, юллар ремонтланды. Әлеге эшләрдә сезнең өлешегез зур, райондашлар! 

Бусагада – Яңа ел. Календарьда даталар алышынып торса да, рухи кыйммәтләр үзгәрмичә саклансын иде. Һәрберебезне якыннарыбызга карата булган хөрмәт һәм ярату хисләре, кешеләргә карата шәфкатьлелек, изге күңеллелек кебек сыйфатлар бизәсен. 

Сезгә 2024 елда саулык, гаилә бәхете, шатлыклы көннәр телим. Хыялларыгыз чынга ашсын, эшләрегездә уңышларга ирешергә язсын. Иң мөһиме, илебездә тынычлык булсын. 

Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев