Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Гөлшат Мусличич: Черногориядә Яңа елны каршылау нәкъ бездәгечә

"Чыршы бизибез, бүләкләр алабыз.."

– Мин – Яңавыл кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы педагогика институтының чит телләр факультетына укырга кереп, инглиз һәм немец телләрен өйрәндем. Бишенче курстан соң круиз лайнерына эшкә урнаштым. Шунда Эдин белән таныштык. Эдин – мөселман кешесе. Аның бабасы төрек булган. Дүрт елдан соң өйләнешеп, Черногориягә яшәргә киттек. Хәзер без Бар шәһәрендә яшибез. Черногория телен ярты ел эчендә өйрәндем. Гаиләдә шул телдә сөйләшәбез. Улыбыз Кәримгә 5 яшь, русчаны да яхшы белә. Кызыбыз Сафинәгә 4 ай.

Черногориядә Яңа елны каршылау нәкъ бездәгечә. Чыршы бизибез, бүләкләр алабыз. Балалар бакчасына бәйрәмгә барабыз. Анда Кыш бабай күчтәнәчләр тарата. Өйдә мул итеп табын әзерлибез. Черногориядә милли ризыклар тәмле, әмма калорияле. Кыздырган каштан, гранат согы, өйдә әзерләнгән сыр, дөге, пита (камыр ризыгы, эчлегендә шпинат, фарш, сыр) популяр. Яңа ел табынына да шулар әзерләнә, бездәгечә пилмән пешерү юк. Черногориядә чәйне бик сирәк кенә эчәләр, иртә-кич – кәһва. Ә Яңа ел табынына шампан шәрабы дә, кәһва дә, чәй һәм торт та куела. Сүз уңаеннан, анда бәлеш, пирог пешерү юк, гел торт кына ашыйлар.

Яңа елны каршыларга Эдинның ике абыйсы гаиләләре белән килә. Балалар белән өй эче тулы була. Яңа елны салют белән каршылыйбыз. Безнең өйдән диңгез дә, бөтен шәһәр дә күренеп тора. Салютлар – искиткеч матур манзара.

Ирем – диңгезче, апрельгә кадәр лайнерда. Ул безне Яңавылга кайтарып куйды да үзе эшкә китте. 2022 елны туган авылымда, әнием, туганнарым, балаларым белән каршылаячакмын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев