Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Яңа ел каникулын бер көнгә озайтырга мөмкиннәр

Бу очракта ял көненә туры килүче бәйрәм көне күчереләчәк

31 декабрьне бәйрәм көне дип игълан итү турында закон инде быел ук кабул ителсә, Яңа ел каникулы бер көнгә озаячак. Федерация Советының Конституцион законнар буенча комитеты әгъзасы Александр Башкин “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Бу очракта ял көненә туры килүче бәйрәм көне күчереләчәк. Шуңа күрә Яңа ел каникулы озаячак, чөнки 31 декабрь шимбәгә туры килә.

Башкин әйтүенчә, законны Думада өч укылышта кабул итеп, Федерация Советында хуплау, аннан соң Президент кул куеп, газетада бастырып чыгару өчен бер ай вакыт җитә.

Хәзер Думада ЛДПР тарафыннан инде 2020 елның декабренә ук кертелгән закон проекты карап тикшерүдә ята. Документ Яңа ел каникулын 31 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр билгеләүне күздә тота.

Быел 31 декабрь шимбәгә туры килә. Яңа елда 9 көн – 8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев