Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Кам.Ключ авылындагы Кар бабай – иң матуры

Алар ел саен Яңа елга кар сыннары ясыйлар

Кам.Ключ авылында яшәүче Александр–Лидия КОРНЕВлар берничә ел элек Мәскәү өлкәсеннән туган авыллары Кам.Ключка кайтып төпләнгәннәр. Александр Ефимовичның төп нигезендә заманча йорт салганнар, каралты-кура төзегәннәр. 

–    Без бит авыл балалары. Кайда гына яшәсәк тә, авыл үзенә тарта, – диләр Корневлар.

Аларның иң яраткан бәйрәмнәре – Яңа ел. Аны зур әзерлек белән каршы алалар. Быел да капка төпләренә зур Кар бабай, чыршы ясаганнар. Аларны буяп, утлар белән бизәгәннәр. Өйләрендә дә яшел чибәркәй чыршыны бик матур итеп бизәп куйганнар. 

–    Авылдашлары, райондашларны Яңа ел белән котлыйбыз. Йортларда тынычлык булсын, сәламәт яшик, – диләр Корневлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев