Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Нарат яшьләреннән Яңа ел күчтәнәче

Идея авторы – клуб мөдире Гөлсияр Хаҗиева

Нарат яшьләре авылдашларына һәм читтә яшәүче якташларына Яңа елга бүләк ясаганнар. Алар үз көчләре белән “Кыш бабай һәм Кар кызы маҗаралары“ исемле өч бүлектән торган фильм төшергәннәр. 

Идея авторы – клуб мөдире Гөлсияр Хаҗиева.  

–    Авылда клуб бинасы юк. Барлык бәйрәмнәрне дә урамда – ачык һавада уздырырга туры килә. Яңа ел да искәрмә булмады. Башта күршеләрем Нурия Шарадутдинова, Лилия Садыйкова белән берничә көн кар сыннары ясап, авылга ямь керттек, – дип сөйли ул. 

Аннан күптәнге хыялын тормышка ашыру теләге белән яна башлый. Авыл яшьләре белән берлектә кул сузымында гына булган кышкы урманда берничә көн дәвамында фильм төшерәләр. 

–    Яңа ел Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары булган үзенчәлекле бәйрәм бит ул. Ә алар катнашында могҗизалар кайда була, дисезме? Әлбәттә, урманда! Авыл яшьләре белән җыелыштык та урманга киттек! – ди Гөлсияр ханым. 

Геройларның кайсы эштә, кайсы шәһәрдә булу сәбәпле, Кыш бабайны өч артист – Гөлчәчәк Хуҗина, Илдус Әхмәтдинов, Ришат Фәхриев уйнаганнар. Гөлсияр ханым үзе Кар кызы роленә кергән. Урман геройлары Шүрәле, Убырлы карчык, Куянны Булат Хаҗиев, Лилия Садыйкова, Энзилә Закирова башкарганнар. Ришат Фәхриевка егет ролен дә биргәннәр. 

–    Һәркем үз роленә бик туры килде. Аларны башкарудан тыш, оператор да булдык бит әле. Анысы – тагын да катлаулырак һәм җаваплырак вазифа. Һәр нечкәлекне күреп алып, тиз арада төшереп алырга кирәк. Бу эштә Энзилә аеруча зур тырышлык куйды, – ди Гөлсияр ханым. 

Әнә шулай, Кыш бабай һәм Кар кызы, урманда төрле маҗараларга юлыгып, Нарат авылына Яңа елга килеп җитәләр. Авылдашларын бәйрәм белән котлыйлар. 

Бик матур җырлар белән монтажлаганнан соң фильмны интернет челтәрләренә куялар. “Бик мавыктыргыч“, “Булдыргансыз“,  “Үзебезнең туган як табигате искиткеч матур, артистлары да шәп!“ – болары үзешчәннәргә авылдашлары биргән бәяләмә.

–    Ул көннәрдә телефон тынып тормады. Бик күпләр шалтыратып рәхмәт әйттеләр. Ә бу безне тагын да яңа идеяләргә илһамландырды, – ди Гөлсәрия ханым. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев