Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Республика комиссиясе Әгерҗе районы Кичкетаң авылының Яңа ел бизәлешенә югары бәя бирде 

    Республикада шәһәрләр һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде.  

    ТР Президенты Аппараты, Иҗтимагый палата, Мәдәният министрлыклары вәкилләреннән торган комиссия, Әгерҗе районы авылларының Яңа елга бизәлешен тикшерде.

    “Комиссия вәкилләре, районыбыздагы авылларда булып, бюджет учреждениеләр, шәхси йортлар янындагы кар сыннарын, авылларның бизәлешен карадылар. Кичкетаң авылының үзенчәлеге шунда, Мәдәният йорты янындагы мәйдан бәйрәм көннәрендә халыкка күңел ачар өчен бик матур бизәлгән иде. Парк уртасына төсле утлар белән яктыртылган чыршы куелган, аның янына кардан зур-зур сыннар ясалган. Театр елы да, ТАССРның 100 еллыгы да, 2020 ел символы булган Күсе дә чагылыш тапкан иде“, – ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

    Елның иң көтеп алган бәйрәме әлеге авылда берничә көн дәвам иткән. Мәдәният йортында авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен бал-маскарад гөрләгән. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев җитәкчелегендә Кыш бабай һәм Кар Кызы беренче төркем һәм балачактан инвалид авылдашларына Яңа ел күчтәнәчләре өләшкәннәр. Төп мәйданчыкта көн саен өлкәннәр һәм балалар өчен Яңа ел тамашалары узган. Авыл уртасындагы Изге чишмә янында яшәүчеләр дә бәйрәмне зур әзерлек белән үткәргәннәр. Чишмә янында кар сыннары ясаганнар. Авыл халкы өчен зур бәйрәм оештырганнар. Төрле уеннарда катнашып осталыкларын сынаганнан соң самавырда кайнаган хуш исле чәй эчкәннәр, коймаклар белән сыйланганнар.

    Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә дә бәйрәм рухы чагылыш тапкан. Урамнан узып йөрүчеләрне әкият геройлары сәламләгән, кичләрен тирә-якка  аллы-гөлле утлар ямь өстәгән.

    Кичкетаңлылар комиссия вәкилләрен Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре геройлары булып каршы алганнар. Яңа ел турында җырлар яңгыратканнар, чыршы әйләнәсендә биюләр башкарганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: