Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа ел каникуллары: 31 декабрь ял булырмы?

    Быел Яңа ел ялы 10 көн дәвам итәчәк

    Быел Яңа ел ялы 10 көн дәвам итәчәк. Россия Хөкүмәте, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтларында басылып чыккан документлар шул хакта сөйли.

    Моңа кадәр Премьер-министр Михаил Мишустин 2021 елда 31 декабрьнең ял көне итеп билгеләнүе турында карарны имзалаган иде. Карар Хөкүмәт сайтына урнаштырылган. Анда быел 2 һәм 3 гыйнвар ялларын, шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, 5 ноябрь һәм 31 декабрь җомгасына күчерү турында карар ителгәнлеге искәртелә.

    Моннан тыш Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елга производство календарен бастырган. Аннан күренгәнчә, Яңа ел каникулыннан соң киләсе елның 10 гыйнварда эшкә чыгачакбыз. Шулай итеп, Яңа ел е ялы 10 көн дәвам итәчәк.

    Чыганак: Ватаным Татарстан 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: