Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Яңа елны ничек каршыларга?

Яңа елны көткәндә..

Яңа ел алдыннан өегезгә булачак ел символы алып куйсагыз әйбәт. Пыяла яисә хрустальдән эшләнгән булса, тагын да яхшырак, бу әзмекүпме суга ишарә дә булып тора. Өйне бизәгәндә табигый материаллардан эшләнгән әйберләр куллану отышлы. Мәсәлән, чын чыршы яисә нарат ботаклары, күркә.

Яңа ел кичен өйдә, гаилә, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа өй җылысы булуы мөһим.

Яңа елны каршылау өчен күк, зәңгәрнең бөтен төсмерләре, кара, соры, аксыл көрән төсләр кулай. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, тиресеннән эшләнгән киемнәр һәм аксессуарлардан каршыларга ярамый. Ел хуҗасының ачуын чыгаруыгыз бар. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре яхшырак булачак.

Өйдә бер генә булса да юлбарыс сыны торсын. Ул шәм дә, чыршы уенчыгы да булырга мөмкин.

Чиста өйдә Яңа елны каршы алу – үзе бер рәхәт. Шуңа күрә бәйрәмгә бераз алданрак әзерләнә башлап, юыпҗыештырып чыгыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев