Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Яшел чыршыны кисү закон нигезендә тыела

Яшел чыршы, басып торчы

“Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә” дигән балачак җырын көйликөйли урманнан чыршы алып кайтулар үткәндә калды инде. Хәзер бу гамәл закон нигезендә тыела. 

Яшь чыршыларны саклау юнәлешендә нинди чаралар уздырылуы һәм тәртип бозган очракта нинди җаваплылык каралуы турында Әгерҗе урманчылыгы инженеры Андрей МУРЗАНАЕВ сөйли:

– Ылыслы агач-куакларга зур зыян килмәсен һәм аларны законсыз кисүгә юл куймас өчен декабрьдә махсус айлык уза. Аның барышында Әгерҗе урманчылыгы дәүләт инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре тырышлыгы белән урман фондына патрульлек итү  оештырыла. Төп максат – законсыз агач кисүчеләрне ачыклап, җаваплылыкка тарту.

Агачларны законсыз төстә кискән өчен административ җаваплылык каралган: гражданнарга – 3-4 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга 200-300 мең сум. Җинаять җаваплылыгына тарту ихтималы да бар.

Тәртип бозучы шулай ук урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Кечкенә ылыслы агач өчен аның күләме 2600 сум тирәсе тәшкил итә һәм ул агачның кайдан киселгәненә, урманның кыйммәтенә карап артыграк та булырга мөмкин. 
 

Штраф күләме: гражданнарга – 3-4 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга 200-300 мең сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев