Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Балтач авылына багышланган яңа китап дөнья күрде

Алар Ватан өчен көрәштеләр

Балтач авылында туып-үскән, Кичкетаңда гомер кичерүче, туган төбәге тарихын барлауга, аны теркәүгә зур өлеш кертүче Ромель МӘННАПОВның Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан дөнья күргән китап-фотоальбомы “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип атала. 

Кичкетаң авылы мәчетендә әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе узды. 

Китап “Балтач авылыннан Бөек Ватан сугышына ничә кеше киткәнлеге әле дә билгеле түгел”  дигән сүзләр белән башлана. Бу сүзләрне теләсә кайсы торак пунктка карата әйтеп булыр иде. Чөнки эзләнү эшләре дәвам итә һәм яңа исемнәр ачыклана тора. Юкка гына “Соңгы солдат табылмыйча сугыш бетми” димиләр шул. 

–     Минем дә Ватаныбыз азатлыгы өчен башын салган, хәбәрсез югалган, сугыш кырларыннан исән кайтып  вафат булган авылдашларымның исемнәрен мәңгеләштерәсем килде. Элегрәк төрле чыганакларда “Балтач авылыннан Бөек Ватан сугышында 81 кеше һәлак булган яки югалган, 78е исән кайткан” дигән мәгълүмат бар иде. Ә без архив документларын өйрәнеп, балалары, оныкларыннан сораштырып сугыш кырларында һәлак булган 102 якташыбызны, шул ук санда исән кайтучыны ачыклый алдык. Әмма бу китапка аларның күбесенең фотолары кермәде. Моның сәбәбе берничә. Беренчедән, безнең Балтач авылы юк инде һәм күп кеше турында сорашу мөмкин түгел.  Икенчедән, күпләр фронтка киткәндә гаиләле булмаган әле. Өченчедән, кемнәрдер сугыштан соң башка җирләргә китеп урнашкан.  

Бу чараны мәчеттә уздыруыбыз да очраклы гына түгел. Авылдаш солдатларның берсе дә исән түгел инде. Бүгенге чара алар рухына дога булып барып ирешсә иде, – диде автор.

Аннан чараны Кичкетаң мәхәлләсе имамы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Коръән уку белән дәвам итте. 

“Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип аталган фотоальбом-китапта Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм фронттан исән кайткан балтачлылар, авылның тыл ветераннары исемлеге,  I, II Бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы ветераннары һәм катнашучыларының фотолары урын алган. Презентация барышында китап геройлары, зур экран аша күрсәтелеп, автор аларның һәркайсы турында кыскача мәгълүмат биреп барды. 

Бу  чара барышында анда катнашучыларның һәркайсының туган авыллары тарихына, якташлары язмышына битараф булмаулары тоемланды. Экранда фото пәйда булуга, геройны танып алып, аның белән бәйле истәлекләрен барларга омтылдылар алар. Әнә шулай, хатирәләрне барлау чарасына әверелде бу кичә.  

–    Без бу китапны юкка гына фотоальбом дип атамадык. Фотоальбом чорлар дәвамында туплана. Әгәр сез китапка кермәгән якташ солдатларны барлыйсыз икән, сурәтен шушы фотоальбомга шунда ук урнаштырып куя аласыз, – диде автор. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев