Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташлар

Уразай кызы Наилә Нурмиева өчен чын бәхет - гаиләдә

Кешеләр һәм язмышлар

Туганнары, аның белән горурланып, әнә шулай “безнең Наилә”, авылдашлары яратып-хөрмәт итеп “Фатыйх абый кызы бит ул!” диләр. Бу юкка гына түгел...

 Уразайдан чыгып киткәненә ничә еллар узса да, ул әле дә авылына ашкынып, сагынып бик еш кайта. Туган авылын яшәтү өчен район җитәкчеләренең генә түгел, Казанда төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең ишеген шакый һәм... максатына ирешә дә. Аның кебекләр турында “ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә”, диләр. Сүзе дә үтә, үҗәтлеге дә көчле. Башлаган эшен ахырына җиткерми туктамый ул. Соңгы елларда гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, үзе өчен түгел, башкалада да туган авылы өчен, әнә шулай, янып-көеп йөри Наилә НУРМИЕВА. Ярата ул кендек каны тамган Уразаен. Үзе әйтмешли,  “ятсам-торсам авылым гел уемда”. 

–    Авыл халкы өчен кечкенә генә яхшылык эшләсә дә, кош тоткандай канатланып йөри безнең Наилә. Юк, мактанып, күкрәк кагып түгел, үз тырышлыгы белән авылдашлар өчен башкарылган изге эшләргә чын күңелдән сөенеп китә Казанына.  Бу –  әти-әни мәктәбе, алар тәрбиясе. Әткәйнең “кешеләргә яхшылык эшләгез. Сезне яхшы яктан гына искә алырлык итеп яшәргә тырышыгыз. Таш белән атканга аш белән атыгыз”, дигән үгет-нәсыйхәте алтмышына килеп җиткән Наиләбезнең гомер буе яшәү рәвеше булды, – ди Уразайда төп нигезләрен саклап яшәүче Рәсилә апасы.

Туган авылын мәчетле, республика программасына кертеп Уразайны клублы итү өчен күпме түрәләргә, Дәүләт Советы депутатларына, үзе кебек мәрхәмәтле, калын кесәле җитәкче-эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итүен Наилә үзе генә белә.  Сер түгел, бөтен кабинетларда да колач җәеп каршыламыйлар... Әмма Наилә – авыл халкы исеменнән үз сүзен үткәрә белә торган көчле ханым ул. Авыл мәчетен газлы итү өчен дә шактый чапты Уразай кызы.

Аннан тагын бер зур хыялын тормышка ашыру эшенә алынды Наилә. Сугышта һәлак булганнарның, фронттан кайтып, тыныч тормышта вафат булган ветераннарның исемнәрен мәңгеләштереп авылда обелиск ачу тантанасы үткәргән көнен мин дә яхшы хәтерлим әле. Бу изге гамәлен мактап телгә алгач та Наилә тыйнак кына “бүгенге тормышыбыз өчен яшьлекләрен, гомерләрен биргән авылдашларым өчен бу гамәл – бер тамчы гына ул”, – дип җавап биргән иде. 
Дини бәйрәмнәрдә Уразайның ак яулыклы әбиләренә Казан күчтәнәчләре төяп кайтуын да ул “тормыш нужасын күп күргән авылым әбиләрен сөендерә алсам, күңелемә тынычлык алып китәм”, дип бәяли. 

Әйе, үзе әйтмешли, күңеле белән гел авылдашлары арасында йөри ул.

–    Кич яткач та уем белән Уразайның һәр йортына кереп чыгам. Мәрхүм авылдашларымны догаларымнан калдырмыйм. Зиратка баргач та һәрберсенең каберенә тукталам. Мактанып әйтүем түгел, авылыма кайткач, урамдагы эт тә бик якын миңа, – ди Наилә.

–    Нәкъ җырдагыча, без биш бала үстек. Наилә сеңлебез – төпчегебез. Ул – барлык туганнарны бер йодрыкка җыеп, очраштырып-күрештереп торучыбыз. Аның туганнарга күрсәткән ярдәмен сөйләп бетерерлек кенә түгел. Төпле киңәшче дә, шатлыгыбызны, борчу-хәсрәтебезне иң беренче уртаклашучыбыз да, ярдәмгә ашыгучыбыз да ул. Казаннан Красный бордагы йортларына кайту белән икенче көнне үк тәмле пирогларын, кайнар бәлешен алып Уразайга килеп җитә. Ул өебезгә килеп керү белән кояш чыккан кебек була, – ди Рәсилә апа. 

Моннан 70 еллар элек төзелгән әти-әни нигезендәге туган йортын нәкъ элекке хәлендә саклау да Наиләнең идеясе була. Бу агач йортта бар нәрсә дә – җиһазлар да, мич тә, савыт-сабалар да, Нәзирә җиңгәсенең килен бирнәсе булган йоннан суккан паласлар да әти-әниле балачагын хәтерләтә. Авыл музее диярсең! Бөтен зур нәсел-ыруны җыеп, дини мәҗлесләрне дә шушы йортта уздыралар алар. Әле күптән түгел әнисенең – 100, әтисенең 95 еллыгы хөрмәтенә туганнар белән Коръән ашына җыелдылар. 

– Безнең Наиләнең башында һәрчак яңа идея туып кына тора. Менә хәзер  авылдашларыбыз  Бибел һәм Тәнзилә Ибраһимовларның Уразай тарихына багышланган саллы хезмәтен китап итеп чыгару мәшәкатьләре белән йөри.


Аларның Казандагы фатиры – нәселебезнең штабы ул. Биш туганыбызның да балалары, оныклары Казанга барганда туры аларга тукталалар. Киявебез Рәсил дә бик кунакчыл. Кунак итеп, Казан буенча йөртеп, күчтәнәчләр төяп озаталар, – ди Әгерҗедәге Ләйсирә апасы. 

Рәсил белән Наилә Нурмиевлар – бик бәхетле пар. Гаилә башлыгы – үзе дә шул фикердә. 
–    Минем өчен чын бәхет – гаиләдә. Наиләм белән бер-беребезне күз карашыннан аңлап, таяныч булып, тигезлектә, ике балабызга, дүрт оныгыбызга куанып, туганнар белән аралашып яшәүдән дә зуррак бәхет булырга мөмкин түгел. Мин беләм, бу дөньяда иң тәмле чәй – хатыным ясап биргәне, иң тәмле ризык – ул әзерләгәне. Мин аңа гомер буе рәхмәтле, – ди  Рәсил хатынына иң җылы сүзләрен җиткереп.

Бүген – Нурмиевлар гаиләсендә зур бәйрәм. Туган-тумача, дуслар, якыннар барысы да уңган хуҗабикәне юбилее белән котларга җыелырлар. Авылы, туганнары өчен җан атып яшәүче, нәселләренең йөзек кашы булган  юбилярга гаилә бәхетенең озын гомерле булуын телибез. Туган авылың  газиз кызын һәрчак көтеп яши. Йөрер юлларың имин булсын.

Рәмзия ЗАРИПОВА     
Фото Нурмиевларның гаилә архивыннан алынды

Наилә Нурмиева (уңда) апалары белән 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев