Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ярминкә

Әгерҗедә – елның беренче ярминкәсе

Ярминкә белән Май чабу бәйрәме бергә уза

Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында иртән-иртүк елның беренче ярминкәсе старт алды. Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән бергә күрше Удмуртия районнарыннан да килүчеләр бар.

  • Мин Удмуртиянең Кияс районынан. Әти-әниләрем – Кадрәктән. Гомер буе кортчылык белән шөгыльләнделәр. Хәзер аларның шөгылен мин дәвам итәм. Әгерҗедәге ярминкәләргә дә бик теләп киләм, – диде бал сатучы Михаил.

Ярминкәдә иң күп тәкъдим ителгән азык-төлек – ит һәм ит ризыклары. Бәяләренә килгәндә, шәхси эшмәкәрләрдә аның бәясе 450-500 сум булса, Әгерҗе ит комбинаты 350-390 сумнан тәкъдим итте. Килосын 500 сумнан куян ите, 280 сумнан бройлер, 350-400 сумнан үрдәк, 600 сумнан каз ите алырга була иде. Кырындыдан кошчылык белән шөгыльләнүче Солтановалар аш пешерү өчен тавыкларны 200-250 сумнан, мулардны 450, цесарканы  550, бытбылдыкны 650 сумнан саттылар. Дуңгыз итенең уртача бәясе – 270-300 сум. Йомырканыкы – 90-100 сум. Салагыштан свежий балык та алып килгәннәр. Җәен,  судак, густера балыгын килосын 60-100 сумнан алырга була иде.  

Көчек, Салагыш, Красный бор, Көчек, Кичкетаң, Кадрәк, Азево, Бима, Күләгәш авыл җирлекләре хезмәтчәннәре дә нинди генә нигъмәтләр алып килмәгәннәр: сөт һәм сөт ризыклары, тозлаган әйберләр, кайнатмалар... Хәтта чәк-чәк һәм, әлбәттә, Май чабу бәйрәменең традицион ризыгы – белен, коймак та бар.  

Район кулланучылар җәмгыяте дә үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. “Нәүрүз” оешмасы килосын 10 сумнан бодай, 9 сумнан арпа сатты. Каен утынының машинасы – 12 мең сум.

Бәрәңгенең 5 литрлы чиләген 150 сумнан алырга була иде. Ижаудан хәтта чәчәк суганчалары белән сәүдә иттеләр.

Иртәнге ярминкә Май чабу бәйрәме белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев