Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ярминкә

Бүген Әгерҗедә бәйрәм алды ярминкәсе уза

Сатуда ит, бал, печән, ашлык, утын һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре алырга мөмкин.

Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында иртәнге сәгатьләрдә үк бәйрәм алды ярминкәсе гөрли. Авыл халкы шәһәрне сыйлый. Итне берничә урында саталар. Бәяләре дә “тешләми“, тананыкын, мәсәлән, 280 сумнан алырга була. Фермерлар печән, ашлык та тәкъдим итәләр. Утын сатып алырга да мөмкин.

Каз, бройлер түшкәләре, бытбылдык ите дә бар. Казның килосы – 450 сум. Балның 1 килосын 400-500 сумга алырга була.

  • Бәйрәмгә балалар кайта. Тәмле свежий иттән аш, бәлеш пешерербез дип ит алдым. Итләре бик әйбәт, канәгать калдым, – диде Әгерҗедә яшәүче Сания апа.

Халыкның ярминкәгә сусаганы сизелә. Иртәнге сәгать 7гә үк халык ярминкә буласы урында җыелган иде инде, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев