Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ярминкә

Әгерҗедә – чираттагы ярминкә

Әгерҗенең үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Ит сатучылар янына чират тезелгән. Эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов тәкъдим итә торган тана итенең бәясе уртача 350-450 сум. “Нәүрүз“ ширкәтендә – 400-430 сум. “Әгерҗе ит комбинаты“ ит, бавыр, үпкә, тел дә тәкъдим итә.

Дуңгыз итенең уртача бәясе – 250-300 сум.

Кырындыдан Фирая Әхмәтҗанова бытбылдык, үрдәк, тавык, бройлер һәм йомыркалар алып килгән. Бытбылдык итенең килосы  – 650, үрдәкнеке –  450, тавыкныкы – 230-280 сум.

Ярминкәдә бодайны килосы  22 сумнан, арпаны 20 сумнан саталар. Уразай бәрәңгесенең килосы – 20 сум. Яңа Акхуҗадан Галинур Хәмитов бәрәңге, бал һәм прополис сата. Бәрәңгенең 10 литрлы чиләге 350, 7 литрлысы 300, 5 литрлы чиләге 250 сум. Балның бер литры – 500 сум. Тирсәдән Венера Хәбибуллина да бәрәңге алып килгән. 5 литрлы чиләге – 200 сум. “Россельхозцентр” оешмасы орлыклык бәрәңгенең  берничә төрле сортын сатуга алып чыккан. Килосы – 100 сум.

Ярминкәдә берничә төрле балык та сатыла. Корбан – 60-120, судак 350, чуртан һәм агарчак(жерех) 200 сум.

Агач һәм куак үсентеләре, орлыклар, район кулланучылар җәмгыяте  тәкъдим иткән күптөрле камыр ризыклары,  яшелчәләр дә сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев