Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә ике урында ярминкә узуы бик уңайлы булды

    Бүген Әгерҗедә ике урында – үзәк мәйданда һәм шәһәрнең аскы өлешендә Заводская урамында ярминкә гөрли.

    Бик күпләр: “Әгерҗенең ике өлешендә ярминкә оештырып дөрес эшләгәннәр. Шәһәрнең аскы өлешеннән ике-өч чакрым өскә кадәр менәргә дә кирәк түгел“, – дип оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.

    Сатуда тана, сарык, ат итләре алырга була иде. Тана итләре 280 сумнан сатыла. Атныкы 320 сумнан. Каз, үрдәк түшкәләрен дә сайлап алырга мөмкин. Салагыштан килгән Сәүдәрия апа Гайнуллина һәм Гөлүзә Әхмәтшина каз түшкәсенең бер килосын – 400, үрдәкнекен 350 сумнан тәкъдим итәләр иде. Эч-башлары 150 сум, диделәр.

    Бал, яшелчә, тозлаган гөмбә, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары, район кулланучылар идарәсе тәкъдим иткән кондитер эшләнмәләре, камыр ризыклары – барысы да сатып алучылар күңеленә хуш килерлек иде.

    Халык, иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкәдә кирәк-ярак алганнан соң, сайлау участокларына – референдумга килде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: