Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ярминкә

Әгерҗедә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ярминкә уза

Ярминкәдә җаның ни тели шул да бар, җырлар белән дә кәефне күтәрәләр.

Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында зур көзге ярминкә гөрли. Авыл халкы шәһәрне сыйлый. Бәяләре дә “тешләми“.

Ярминкәдә бәрәңгенең бер килосын – 10, бодайны 9-10 сумга, печәннең рулонын 800 сумнан сатып алырга була иде. Итләр – төрле бәядән. Сыер итенең бер килосына, мәсәлән, 260-310 сум сорыйлар. Кырындыдан кош итләре белән сәүдә итүче Фирая Солтанова Өлкәннәр көне уңаеннан ташламалар булуын әйтте. Бытбылдыкның бер килосын – 450, аш өчен тавыкның килосын – 200, бройлерларны 240 сумнан сатты ул.

  • Бүген ике ноктада сәүдә итәбез. Ирем Альфред Чаллы ярминкәсенә китте, – диде Фирая ханым.

Салагыштан Ильяс–Гүзәлия Мөдәрисовларда бройлер ите 280 сум иде.

  • Быел 300ләп бройлер үстердек. Авырлыклары өч килодан артык булды, – диделәр алар.

Мөдәрисовларның балыкларын, гөмбәләрен дә халык яратып алды.

Тирсәдән бакчачылар, урман нигъмәтләрен җыярга яратучылар Хавиз–Венера Хәбибуллиннар, Лениза Камариева үзләре үстергән яшелчә, кышка әзерләгән кайнатма, кипкән гөлҗимешләр белән сәүдә иттеләр. Алар яныннан сатып алучылар өзелмәтде.

Район кулланучылар җәмгыяте сатучылары халыкны татар киемнәреннән каршы алдылар. Якты йөзле, тәмле телле кызларга “Афәрин!“.

Кәбестә, кишер, чөгендер белән сату итүчеләр дә күп иде ярминкәдә. Агач, чәчәк үсентеләре дә сатып алырга мөмкин иде. Умартачылар әгерҗелеләргә бал да тәкъдим иттеләр.

Үзәк мәйданда район Мәдәният сарае артистлары дәртле җырлары, өлкәннәргә котлау һәм рәхмәт сүзләре белән һәркемнең кәефен күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев