Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

02 хәбәр итә

Югалып калмаган 30 июльдә төштән соң гражданин А. Әгерҗедәге "Камея" кибете сатучысына һөҗүм итә. Ул кибеткә кереп, зур гына суммага ювелир әйберләр урлый. Бу вакытта кибеттә булган бер сатып алучы югалып калмый, һөҗүм итүчене кибеткә бикләп куя. Тревога төймәсенә басып, тиз генә полиция хезмәткәрләре чакыртыла һәм алар кыска гына вакыт...

Югалып калмаган
30 июльдә төштән соң гражданин А. Әгерҗедәге "Камея" кибете сатучысына һөҗүм итә.
Ул кибеткә кереп, зур гына суммага ювелир әйберләр урлый. Бу вакытта кибеттә булган бер сатып алучы югалып калмый, һөҗүм итүчене кибеткә бикләп куя.
Тревога төймәсенә басып, тиз генә полиция хезмәткәрләре чакыртыла һәм алар кыска гына вакыт эчендә килеп тә җитә. Һөҗүм итүче тоткарлана. Аның урлаган әйберләре кире кибеткә кайтарыла.
Шулай итеп, гади гражданинның югалып калмавы нәтиҗәсендә кибеткә зыян килми кала.
 
Һәлакәт урынында җан биргән
1 августка каршы төндә Күләгәштән 29 яшьлек мототранспорт йөртүчесе куркыныч тизлек сайлавы нәтиҗәсендә каплана һәм шунда үк һәлак була.
 
"Бу быелгы җәй эчендә икенче очрак инде. Узган һәлакәт тә мари төбәгендә булган иде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов. Мотоциклчылар еш кына правасыз йөриләр, башларына мотошлем кимиләр. - Узган атнада әлеге төбәккә рейд белән чыккан идек. Өч мотоцикл йөртүче басу буйлап бездән качты. Мотоцикл хуҗаларына теләк бер генә: тизлек режимын үтәгез, аны юлдагы һәм һава шартларына карап сайлагыз. Шул чакта исән-сау булырсыз, - ди баш районның баш гаишнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев