Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

1-30 августта авыл хуҗалыгында сан алу уза

Әмма сан алучылар һәр йорт саен йөрмиләр

2021 елда Россия тарихында беренче тапкыр бер елда өч сан алу үтә: халык санын, кече бизнесны икътисади исәпкә һәм авыл хуҗалыгы микроисәбен алулар. Әлеге җанисәпләр шуның белән үзенчәлекле: аларның барысында да санлы технологияләр кулланыла. 

Икътисади сан алу 1 апрельгә кадәр уздырылды. Авыл хуҗалыгы сан алуы – 1-30 августка, халык санын алу 1-30 октябрьгә билгеләнгән.   

Тиздән старт биреләчәк авыл хуҗалыгы сан алуы нинди максатларда үткәрелә һәм ул ничек узачак? Бу хакта Әгерҗе районының статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия ТИМКИНА сөйли.

–    Авыл хуҗалыгында сан алу 2006 һәм 2016 елларда ун елга бер тапкыр уздырылды. 2016 елдан биш ел гына вакыт үткәнлектән, быелгысы микроисәп дип атала. Аның максаты: илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл килүче мәгълүмат җыю. 
Микросан алуның төп объектлары булып райондагы 9 авыл хуҗалыгы оешмасы, 52 крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр, 7 бакчачылык һәм коммерцияле булмаган ширкәтләр, авыллардагы 8644 шәхси хуҗалык тора. 

Сан алу шуның белән дә үзенчәлекле: ул авылларда гына үтә. Сан алучылар бары шәхси хуҗалыкларга гына керәләр. Калган оешма вәкилләре, фермерлар, ширкәт җитәкчеләре статистика бүлегенә килеп, исәпкә алу битләрен үзләре тутыралар. 

Безнең районда сан алу 18 участокта уза. Аңа 71 авыл кергән. Әмма сан алучылар һәр йорт саен йөрмиләр. 2016 елда булган авыл хуҗалыгы сан алуында 15 меңнән артык йортка керелгән булса, бу юлы ул сайлап алу формасында уза. Хәзерге вакытта Татарстанстатта сан алучылар кулланачак планшетларга әлеге хуҗалыкларның исемлеген кертү эше бара. 

Микроисәп алу барышында исәп алучылар шәхси милек хуҗаларыннан җир ресурслары һәм алардан файдалану турында, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм күпьеллык үсемлекләр мәйданнары, җимеш агачлары, аларның төрләре, бакчадагы теплица-парниклар турында мәгълүмат, терлекләрнең, кош-кортларның баш саны, җитештерү инфраструктурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге шартлары турында сораячак. 

Татарстантат күптән түгел район бүлекчәләре белгечләре, вәкаләтле вәкилләр белән укулар уздырды. Безнең районда әлеге мөһим чарага 18 сан алучы һәм 3 инструктор җәлеп ителде. Аларның күбесе – узган сан алуларда эшләгән тәҗрибәле белгечләр. 

Сан алучыны ничек танырга соң? Алар махсус экипировка (плащ, жилет, бейсболка, фонарь, сыбызгы) һәм таныклык белән тәэмин ителәләр. Күп урыннарда сораштыру планшетларда алып барыла. Интернет булмаган авылларда мәгълүматлар махсус исәпкә алу битләренә теркәлә. 

Шушы көннәрдә Росстаттан җибәрелгән сан алу мәгълүматы турындагы махсус плакатлар районга кайтып җитәргә тиеш. Без аларны халык күп йөри торган урыннарга эләчәкбез. Ә планшетлар кайтканнан соң, сан алучылар һәм инструкторлар белән кабат укулар оештырылачак. 

Әлеге сан алуны уздыру авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүнең ныклы стратегиясен тормышка ашыруны күзәтү өчен кирәкле рәсми статистик мәгълүмат алуны тәэмин итәчәк. Шуңа күрә 1-30 августта узачак сан алуда райондашларны актив булырга һәм төгәл мәгълүмат бирергә чакырам, – диде Әлфия Равилевна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X