Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

1 апрельдән “права”га имтиханнарны яңача тапшыра башладылар

Нәрсә үзгәрде?

Бу көннәрдә булачак машина йөртүчеләр транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук бирүче “права“ алуга имтихан бирүдәге яңалыклар турында фикер алышалар. “Автодром” хәзер шәһәрдә тапшырылачак дигән сүзләр дә йөри. Боларның барысына да ачыклык кертү максаты белән балалар-яшүсмерләр автомәктәбе директоры Раушания ТИМКИНАга мөрәҗәгать иттек. 

–    Юллардагы машиналар саны артканнан-арта бара. Автомобильчеләр сафы да яңалары белән тулыланып кына тора. Күпләрнең машина йөртү сәләте мактанырлык түгел. Әле яңа гына автомәктәп тәмамлаучылар арасында да юл-транспорт һәлакәтенә юлыгучылар җитәрлек. Үзгәрешләр машина йөртүчеләр әзерләүнең сыйфатын күтәрү максатыннан гамәлгә кертелә дә инде, – дип раслый Раушания Вәсим кызы. 

“АВТОДРОМ” КАЛАМЫ

Яңа кагыйдәләр буенча автодром, чыннан да, булмыймы?

Була. Бары тик “права“ алуга кандидатлар машина йөртү күнекмәләрен (чикләнгән мәйданда борылыш ясау, машинаны тукталышка куя белү, күтәрелгәндә һәм төшкәндә кузгалып китү һ.б.лар) машина хәрәкәте аз булган урыннарда күрсәтәчәкләр. Әгәр шәһәрдә мондый мөмкинлек юк икән, бу элементларны мәйданда күрсәтергә дә ярый. 

Автодромдагы “змейка” дип аталучы сынау булмаячак. Димәк, дүрт күнегү кала. Беренчесе – чикләнгән мәйданда борылу. Икенчесе – параллель тукталыш ясау.

Өченчесе – бокска керү. Дүртенчесе – эстакада. Аларның күбесе гадиләштерелгән тәртиптә башкарыла. Әйтик, элек күтәрелештә туктаганнан соң кузгалып киткәндәге араны линейка белән диярлек үлчиләр иде. Хәзер андый кагыйдә булмаячак. 

Күнегүләрне башкарганда поворотникларны кабызырга онытмагыз. “Күнегүне тәмамладым” дип әйтү дә – мәҗбүри. 

Имтихан тапшыру барышы видеокамерага языла. Курсантның теләген исәпкә алып, машинада имтихан алучы инспектордан кала күзәтүче дә булырга мөмкин. Ул – автомәктәп вәкиле йә башка курсант. 

Материалны тулысынча газетабызның 14 санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев