Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 1 октябрь – Өлкәннәр көне

    Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлап, аяусыз һәм тырыш хезмәтегез, сабыр һәм түзем, зирәк һәм акыллы булганыгыз өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу - сезнең өчен аеруча кадерле бәйрәм. Алтын көзнең иң матур көнендә газиз балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз күңел җылысын, яратуларын бүләк итәләр, хөрмәт-ихтирам, игътибар...

    Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлап, аяусыз һәм тырыш хезмәтегез, сабыр һәм түзем, зирәк һәм акыллы булганыгыз өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

    Бу - сезнең өчен аеруча кадерле бәйрәм. Алтын көзнең иң матур көнендә газиз балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз күңел җылысын, яратуларын бүләк итәләр, хөрмәт-ихтирам, игътибар һәм хөрмәт күрсәтеп калырга ашыгалар.

    Сез гасырдан-гасырга тупланып килгән традицияләрне, әхлакый кыйммәтләрне саклаучылар буларак та кадерле безгә. Өлкән яшьтә булсагыз да районыбызның мәдәни һәм җәмәгать тормышында кайнап яшәвегезгә дә сокланабыз. Сез бүген дә сафта: белем һәм бәһасез тәҗрибәгезне яшьләр белән бик теләп уртаклашасыз, яшь буынга хезмәт яратуның, көчле рухлы булуның күркәм үрнәген күрсәтәсез.

    Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

    Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: