Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

1 сентябрь уку елы башы булмаячак?

Россиянең мәктәп уку йортларында уку елы башы күчерелергә мөмкин. Ил Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка әлеге сорауны хәл итү бурычын йөкләгән. Шулай итеп әлеге сорауга 15 ноябрьгә кадәр ачыклык керергә тиеш. Һәм уку елы башының һәр төбәктә төрлечә булу ихтималы да бар. Ишеткән булсагыз, төбәкләрдә уку елы башын күчерү...

Россиянең мәктәп уку йортларында уку елы башы күчерелергә мөмкин. Ил Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка әлеге сорауны хәл итү бурычын йөкләгән.

 

Шулай итеп әлеге сорауга 15 ноябрьгә кадәр ачыклык керергә тиеш. Һәм уку елы башының һәр төбәктә төрлечә булу ихтималы да бар. Ишеткән булсагыз, төбәкләрдә уку елы башын күчерү тәкъдимен Президентның ярдәмчесе Игорь Левитин күтәреп чыккан иде инде. Аның фикеренчә, сентябрьдә Россиянең популяр ял итү урыннарында курорт сезоны дәвам итә. Ә Россия халкы уку елы башланганлыктан, август азагында ук өйләренә кайтырга мәҗбүр була. Шуңа да уку елы башын 1 сентябрьгә бәйләмәскә кирәк, диелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев