Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш елларын искә алды (ВИДЕО)

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июнендә 27 миллионга якын кешенең гомерен алып киткән Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көнне - Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә...

Районыбызның иң өлкән кешесе Маһинур Гобәшева сугыш елларындагы авыр вакытлар турында сөйли.

Исегезгә төшерәбез, Уразай авылында яшәүче хөрмәтле Акәбигә 100 яшь тулды.

Сугыш беткәч, Маһинур апа туган ягына кайта. Шәфкать туташы, бухгалтер, сатучы булып эшли, озак еллар ашханәдә, фермада хезмәт куя. Авылдашлары аның рухы, ихтыяры көчле булуына, оптимизм һәм тормыш сөючәнлегенә чын күңелдән соклана. Шундый олы яшьтә дә ул тормышны яратуына тугры кала: хәзер дә концертларга йөри, төрле мәдәни чараларда катнаша.

Маһинур апа үзенең озын гомерлелеген Аллаһы Тәгалә бүләге дип саный. Ул һәр көнне туганнары, күршеләре, авылдашлары өчен дога кыла. Аның иң төп теләге исә - тыныч күк йөзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев