Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“112“ ярдәмгә ашыга

Без янгын, гадәттән тыш хәл булганда - 01, җинаять кылынса яки хокук тәртибен бозсалар полициягә - 02, авырып китсәк ашыгыч ярдәмгә 03 номерын җыярга күнеккән. Ә хәзер бу ашыгыч хезмәтләрне бары бер номер - 112не җыеп та чакыртырга була. Татарстанда Татарстан - Россиядә 112 бердәм ашыгыч хезмәт системасына күчкән беренче...

Без янгын, гадәттән тыш хәл булганда - 01, җинаять кылынса яки хокук тәртибен бозсалар полициягә - 02, авырып китсәк ашыгыч ярдәмгә 03 номерын җыярга күнеккән. Ә хәзер бу ашыгыч хезмәтләрне бары бер номер - 112не җыеп та чакыртырга була.

Татарстанда
Татарстан - Россиядә 112 бердәм ашыгыч хезмәт системасына күчкән беренче төбәк. Әлеге хезмәтнең төп үзәге Казанда урнашкан. Мәсәлән, андый-мондый хәл килеп чыгып, 112 номерына шалтыратсагыз, иң беренче сезнең хәбәрне Казан диспетчеры тыңлый. Шалтырату кабул ителү белән ул карточка тутыра һәм аны тиешле хезмәтләргә юллый. Карточкага диспетчерның сәгать ничәдә шалтыратуны кабул итүе, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә ничәдә хәбәр китүе, ярдәмгә чыгу вакытлары языла. 112 номерына шалтыратулар бушлай кабул ителә.
Әлеге система күптән түгел гамәлгә кертелсә дә, 112 номерыннан файдаланучы татарстанлылар саны шактый икән инде. Диспетчерлар барлыгы 2 миллионга якын мөрәҗәгать кабул иткәннәр.
112 номерына берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гына шалтыратырга мөмкин. Әйтик, юл-транспорт фаҗигасенә юлыгучылар Бердәм номерга шалтыратып ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырта ала. Фатир ишеген ача алмаган мәктәп укучысына да әлеге хезмәттән ярдәм сорарга мөмкин. Диспетчерлар бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмаячаклар. Киләчәктә бу номер буенча торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча да шалтыратырга мөмкин булачак, диләр. 112 номеры белешмәләр өстәле түгел, аңа шалтыратып, кызыксындырган соравыгызга җавап ала алмаячаксыз.
Әлеге хезмәткә уйнап шалтыратучыларның "койрыкларына" тиз басачаклар. Андыйларга хулиганлык кылган өчен җәза да каралган. Чөнки бу номерга шалтыраткан кешенең шәхесен һәм аның каян шалтыратканын ачыклау бернинди авырлык та тудырмый.
Бу системага ялгыз өлкәннәргә бирелгән "мәрхәмәтле телефон"нан да шалтыратулар кабул ителә. Бу телефоннан шалтыраткан өлкәннәрнең бер генә үтенече дә кире кагылмаячак дип ышандыралар.
Әмма кайбер кагыйдәләрне дә истә тоту мөһим. Әгәр дә бу номерны ялгыш җыйгансыз икән, эндәшми калырга ярамый, чөнки диспетчерга яңадан сезнең номерга чыгарга туры киләчәк. Әгәр дә шалтыратуга тиз генә җавап бирмиләр икән, телефонны өзеп куярга ашыкмагыз, көтегез.

Бездә хәлләр ничек?
112 системасының безнең районда ничек эшләвен белү максатыннан янгын сүндерү частена юл тоттык. Моңа кадәр биредә эшләүче диспетчерлар 01, 24141, 24633 телефоннарына килгән шалтыратуларны кабул итеп, халык мөрәҗәгатьләрен хәл итү өчен тиешле хезмәтләргә тапшырганнар. Хәзер аларга 112 телефоны буенча кабул ителгән гозер-үтенечләрне дә эшкәртергә туры килә.
- Әле бу хезмәт 20 ноябрьдән генә эшли башлады. Шулай да көнгә 2-3 хәбәр кабул итәбез. Дөрес, башта һәр шалтырату Казанда кабул ителә, тикшерелә. Аннан Әгерҗе районына кагылышлысын безгә җибәрәләр. Бер хәбәрне кабул итү, эшкәртү өчен якынча бер минут вакыт таләп ителә, - ди диспетчер Илназ Закиров.
- Райондашлар дөрес аңласыннар: андый-мондый хәл килеп чыкканда 01, 02, 03, 04 телефоннарына да шалтыратырга була. Шулай ук 24141 номеры буенча торак-коммуналь хезмәткә караган шалтыратуларны да кабул итәбез. 112дә һәрчак ярдәмгә чыгарга әзер, - ди янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Ринас Яппаров.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев