Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче Светлана Макарова 16 ел элек күрү бәхетеннән мәхрүм калган

"Дөньяны мин ничек бар, шулай кабул итәм.."

“Язмышка зарланып торырга вакытым да, теләгем дә юк: гаиләм менә дигән, кызым бар, фатирым  җылы, якты, иркен...“ Әнә шулай ди Әгерҗедә яшәүче, 16 ел элек күрү бәхетеннән мәхрүм калган Светлана МАКАРОВА.

УКЫТУЧЫЛАРГА РӘХМӘТЛЕ

Светлана – Әгерҗе кызы. Күрү буенча проблемалары тумыштан ук озата килә. 

–    Мин яшьтәшләрем белән 76нчы (хәзерге 3нче) мәктәптә укыдым. Тактадагы язуларны күрмәгәч, укытучылар биремнәрне аерым дәфтәргә язалар иде. Мин күчереп алып эшләдем. Мәктәпне тәмамлаганда минус 20ле күзлек киеп йөрдем. Миңа игътибарлы булдылар, хәлемә керделәр. Мин аларга бик рәхмәтле, – ди ул. 

Укырга керү өчен медицина комиссиясен дә шушы проблема аркасында үтә алмый һөнәр үзләштерү теләге зур булган кыз. Эшсез торасы да килми. Башта поликлиника гардеробында, аннан балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе булып хезмәт куя. Күрү сәләте тагын да начарайгач, аңа бер-бер артлы дүрт операция ясыйлар. Кызганыч, алар уңышлы чыкмый. Менә 16 ел инде бары тик кара төсле яшәештә ул. Тик бу тышкы яктан гына шулай. Эчке дөньясы салават күперенең бөтен төсләре белән җемелди. 

–    Мин – сезнең кебек үк кеше. Күзем күрмәсә дә, башым эшли, кулларым бар, колакларым ишетә. Жәлләгәнне яратмыйм. Мин кызгануга һич мохтаҗ түгел. Почмакка сыенып елап утырганым да юк. Ходай күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, гаилә бәхете бирде. Җәмәгатем Эдик белән ике арадагы мәхәббәтебез бу проблема алдында югалып калмаска ярдәм итте. Язмышның ачы сынавына бирешмәдек без, – ди Светлана.

ЧЫН ИР-ЕГЕТ

Унсигез ел элек кавышалар алар. Эдик Бойматов тимер юлда хезмәт куя. 

– Светлана башка яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормый. Беркайчан да проблемам бар дип кыенсынганын, кәефе төшенке булганын хәтерләмим. Ачык күңелле, бик матур киенеп йөрүче, зифа буй-сынлы, нинди эшкә керешсә дә булдыра торган чын хатын-кыз ул. Өйдә гел ялт иткән чисталык, ашарга бик тәмле итеп пешерә. Кышка җитәрле итеп яшелчәләр тозлый, маринадлый. Хәтере бик яхшы. Кирәкле бөтен кешеләрнең телефон номерларын яттан белә. Бик мөстәкыйль ул. Ярата һәм яраттыра, кайгырта һәм кайгыртканга рәхмәтле була белә, – дип мактап туялмый җәмәгатен Эдик. 

Аларны әгерҗелеләр гел бергә очраталар. Ире җәмәгатен култыклап кайда кирәк, шунда йөри: әле поликлиникага, әле кибеткә, әле кызлары Лера укый торган мәктәпкә... 

ДУСЛАРЫМ БУЛГАНГА СӨЕНӘМ

Урамда бергә йөргәндә Эдик Светлананы Әгерҗедәге матур үзгәрешләр, яңа төзелешләр, юллар-тротуарлар белән таныштырып бара. 

– Ниндидер могҗиза белән күзләрем күрә башласа, мин Әгерҗебезне танымас та идем. “Без яшәгән бараклар урынында да яңа йортлар хәзер“, ди Эдик. Моннан җиде ел элек ике бүлмәле иркен, җылы, якты фатир биргәннәре өчен республика, район җитәкчеләренә мин бик рәхмәтле, – ди Светлана.

Күзләре сукырайгач та сердәш-терәк булып калган дуслар Марина, Катя, Ләйсәнгә, ана булу бәхете биргән язмышына, терәге-таянычы җәмәгатенә, әтисе Александр Белоглазовка да зур рәхмәтле Светлана. Язмамны аның сүзләрен шигырь юлларга салып тәмамлыйм:

Бәхетлемен, дөньяны мин
Ничек бар – кабул итәм.
Ходай биргән гомеремне
Мескенләнмичә үтәм.
Шаккатам елаучыларга
Бик бәләкәй хәсрәткә:
Уты – энә зурлыгы, тик
Төтене тубал хәтта.
Кара кайгы-хәсрәтемне,
Якты өметемне гел
Ямь-яшелгә төреп яшим,
Яшел – яшәү төсе ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев