Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Районда инвалидларга кагылышлы проблемалар ничек хәл ителә?

    Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА белән әңгәмә

    Инвалидлар декадасы – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан көтеп алынган рәхим-шәфкать тулы ун көн ул. Аның төп максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәлеп итү.

    Безнең районда 1941 инвалид яши. Шуларның 219ы – инвалид бала. Аларга  кагылышлы проблемалар ничек хәл ителә? Декада барышында нинди чаралар көтелә? Шушы һәм башка мәсьәләләр хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА белән әңгәмә кордык.

    – Римма Ринатовна, инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителә? 

    – Бүгенге көндә 146 кеше техник чаралар алуга исәптә тора. 69 инвалид өй эчендә һәм урамда файдалану өчен коляскалар белән тәэмин ителде. Алты кеше алдагы елның беренче яртысында алачак. Тернәкләндерү чараларына кул һәм култык таяклары, ортопедик аяк киеме дә керә. Шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында 154 кеше бушлай подгузник белән тәэмин ителә. 

    Безгә санатор-курорт дәвалануына юлламалар бирүне сорап та киләләр. Социаль иминиятләштерү фондында 310 кеше чиратта тора. Быел 2017 елга кадәр бирелгән заявкалар үтәлә. 35 юллама буенча инвалидлар “Радуга”, “Камазжилбыт”, “Ливадия”, “Вита”, “Голубое озеро”, “Нехама”, “Жемчужина”, “Долинск” савыктыру учреждениеләрендә дәваланып кайттылар.

    – Инвалид балаларга кагылышлы төп проблемалар нидән гыйбарәт?

    – Бу юнәлештәге төп проблема – үзебездә балалар өчен тернәкләндерү үзәге булмау. Тернәкләндерү программасы буенча һәр ата-ана елга ике тапкыр баланың тернәкләндерү чаралары алуын тәэмин итәргә тиеш. Бу, бер яктан, бик яхшы. Чөнки “Астра” (Алабуга), “Умырзая” (Минзәлә), “Солнышко” (Чаллы) кебек тернәкләндерү үзәкләрендә бушлай квалификацияле психологик-медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килә. Әмма бу очракта баланы озата баручы ата-ана (күп очракта әни кеше) 42 көнгә гаиләдән аерылып торырга мәҗбүр. Алай гына да түгел, бала 7 яшьтән зуррак булса, ата-ана яшәү һәм туклануы өчен үзе түли. Моны һәр гаилә дә күтәрә алмый. Дотацион район булганлыктан, аерым үзәк төзү өчен бюджетта акча юк. Әмма ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән ике арада шәһәрдә көндезге тернәкләндерү үзәге булдыру турында алдан сөйләшү бар. 

    Инклюзив белем бирү шартлары булдыру буенча да системалы эш алып барыла. Бүген 186 инвалид бала учреждение шартларында белем ала, 28е – өйдә. 6 мәктәптә укыту җайлаштырылган белем бирү программалары буенча алып барыла. Инвалид балалар башкалар белән беррәттән өстәмә белем алу мөмкинлегенә дә ия. 50 проценттан артык бала түгәрәкләр эшчәнлегенә җәлеп ителгән. 176 ата-ана мәгариф бүлеге каршында эшләүче “Берег” психологик-педагогик хезмәтеннән файдалана. 

    Әгерҗенең 7нче балалар бакчасы базасында икенче ел инклюзив төркем эшләп килә. Әлеге төркемгә йөрүче балаларга иҗади яктан үсү мөмкинлеге тудыручы җиһаз бүләк иткәне өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевка бик тә рәхмәтле без. Балалар китапханәсе каршында алтынчы елын “Бергә барысын да булдырабыз” клубы эшли. Клубның беренче әгъзалары әле дә элемтәләрен өзмиләр һәм төрле чаралар уздыруда булышалар. “Олимп” спорт комплексы инвалидларга төрле хезмәтләрдән бушлай файдалану мөмкинлеге тудыра. Район Мәдәният сарае каршында эшләүче “Мечта” халык театры, сәнгать мәктәбе, музейлар, спорт  мәктәбе Әгерҗе мәктәп-интернатында укучы балалар өчен даими партнерлар булып торалар. Бүген анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 155 бала белем ала.        

    – Инвалидлар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән кая мөрәҗәгать итә ала?

    – Районда инвалидларның хокукларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче хезмәтләр системасы булдырылган. Болар –  социаль яклау бүлеге, сәламәтлек саклау учреждениеләре, “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, социаль иминиятләштерү фонды, Пенсия фондының Клиент хезмәте,  инвалидлар җәмгыяте. “Красноборская Дубрава” социаль-тернәкләндерү үзәгенә республикабызның башка районнарыннан да киләләр. Катлаулы пандемия чорында да әлеге база кысаларында 483 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Тулаем алганда, халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан республиканың  төрле социаль-тернәкләндерү үзәкләренә 465 кеше юлланган. 

    Авыр сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Бу, иң беренче чиратта, дарулар белән тәэмин итүгә кагыла. Кызганычка каршы, даруханәләрдә кирәкле препаратлар һәрвакыт булмый. Эшкә урнашу, бушлай торак бирү кебек сораулар белән дә киләләр. Шуңа күрә Россия Президентының 2005 елга кадәр исәпкә баскан барлык инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә торак бирүгә кагылышлы карарына бик сөендек. Безнең районда бу 15 кешегә кагылыачак. Тулаем алганда, 104 кеше чиратта тора. 

    Гомумән, районда инвалидларның хокукларын саклау, социальләштерү буенча күп эшләнә. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк. Район башлыгы тарафыннан ярдәм итүнең өстәмә юлларын табу бурычы да куела.  

    – Декада кысаларында нинди чаралар уздыру планлаштырыла?

    – Мәдәни-спорт, ял итү юнәлешендәге, шулай ук торак-көнкүреш мәсьәләләрен чишүгә юнәлтелгән күп кенә чаралар уздыру каралган. Алар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне күз уңында тоткан хәлдә уздырылачак. Чараларның тулы исемлеге белән район газетасы сайтында танышырга мөмкин. 

    – Римма Ринатовна, Яңа ел бәйрәменә дә бер ай гына вакыт калып бара. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре уздырылачакмы?

    – Үткәрергә планлаштырабыз, әлбәттә. Дөрес, әле бер айдан соң булачак вәзгыятьне бүген үк күзаллавы авыр. Шулай да яхшыга өметләник. Декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел тамашалары уздырырга уйлыйбыз. Өйдән чыга алмаган балалар янына депутатлар һәм җитәкчеләр үзләре барачаклар. 
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: