Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

175нче мәктәп укучылары өчен чыгарылыш имтиханы вакыты озайтылачак

Өстәмә 1,5 сәгать вакыт биреләчәк

Казандагы 175нче гимназиянең IX һәм XI сыйныфы укучыларына Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен өстәмә 1,5 сәгать вакыт биреләчәк.

Шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, бу 11 майда биредә булган фаҗигадән соң стресстан тернәкләндерү чаралары кысасында эшләнәчәк.

Ризванов искәрткәнчә, узган ял көннәрендә 175нче гимназия укучыларының ата-аналары белән җыелышлар үткәрелгән. Дискуссиядә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров, министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук психологлар катнашкан. Мәктәп укучыларын тернәкләндерү очрашуда төп мәсьәлә булган.

«Аларның стрессны җиңеп, әлеге уку елын тыныч кына төгәлләве безнең өчен бик тә мөһим. Моның өчен без дәрес планына үзгәрешләр керттек. IX сыйныф укучылары бары тик рус теленнән генә Төп дәүләт имтиханын тапшырачак, алар өчен сынау вакыты сәгать ярымга озайтылды», — дип хәбәр итте Ирек Ризванов.

Аның сүзләренчә, XI сыйныф укучыларына да имтиханда өстәмә вакыт (шулай ук сәгать ярым) биреләчәк.

«IX һәм XI сыйныф укучыларына имтихан тапшыру срокларын сайларга тәкъдим ителәчәк», — дип сүзен төгәлләде Ризванов.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев