Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

19 май – Татарстан матбугаты көне

Хөрмәтле каләм ияләре – “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында хезмәт куючы журналистлар, матбугат ветераннары, типографиядә эшләгән хезмәткәрләр, газета хәбәрчеләре! Бәйрәм белән сезне!

 

Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә – сүз байлыгын кулланып, газета укучыларның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз.

Яңалыкларны халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихлаштырып баручы басма буларак, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы – һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли.

Районыбыз эшчәнлеген үзвакытында яктыртуда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев