Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2013 елның мөһим вакыйгалары

• Март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, апрельдә Премьер-министр Илдар Халиков эшлекле визит белән Әгерҗегә килделәр. • 23 июньдә Әгерҗе Универсиада утын каршы алды. • Башкалабыз Казанда узган Универсиаданы әгерҗелеләр дә тамаша кылды. • Әгерҗенең 75 еллык юбилее тарихка кереп калды. • Баракта гомер кичергән 31 гаилә Ометов урамында төзелгән...


• Март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, апрельдә Премьер-министр Илдар Халиков эшлекле визит белән Әгерҗегә килделәр.
• 23 июньдә Әгерҗе Универсиада утын каршы алды.
• Башкалабыз Казанда узган Универсиаданы әгерҗелеләр дә тамаша кылды.
• Әгерҗенең 75 еллык юбилее тарихка кереп калды.
• Баракта гомер кичергән 31 гаилә Ометов урамында төзелгән яңа йортка күченде.
• Кадыбаш һәм Бима җирлекләрендә участок вәкилләре өчен йортлар төзелде.
• Коррекцион мәктәп-интернат, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләренә капиталь ремонт уздырылды.
• Ямурза башлангыч мәктәп-балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.
• Барҗы-Умгада фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.
• Күләгәштә яңа клуб ишекләрен ачты.
• Кадыбаш һәм Шаршады авыл җирлекләре, республика смотр-бәйгесендә җиңеп, "Нива" машинасы белән бүләкләнделәр.
• Тугыз ятимне сыендырган Әгерҗедән Акбашевлар гаиләсен "Лукойл" нефть компаниясе машина белән бүләкләде.
• ТАССРның атказанган табибы Иван Маненокка Красный бор участок хастаханәсендә мемориаль такта куелды.
• "Ел мәктәбе" район бәйгесендә кадыбашлыларга тиңнәр булмады.
• "Ел укытучысы" һәм "Ел тәрбиячесе" район бәйгеләрендә 4нче мәктәп укытучысы Лилия Галиева, 6нчы балалар бакчасыннан Надеҗда Шлюгина җиңделәр. Ә "Елның иң яшь укытучысы" исеменә 3нче мәктәптән Екатерина Шадрина лаек булды.
• Быел мәктәпне районда беренче тапкыр 17 укучы алтын медальгә тәмамлады.
• Аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев, 85 яшендә Казан федераль университетының Алабугадагы институтын тәмамлап, диплом алды.
• Тимер юл узелы хастаханәсе 85 еллык юбилеен билгеләп узды.
• Районда беренче тапкыр "Авыл егете" һәм "Авыл кызы" бәйгеләре оештырылды.
• Әгерҗенең яшь футболчылары Татарстан беренчелегенә узган ярышта чемпион булдылар.
• "Спутник" хоккей командасы Татарстан беренчелегендә көмеш медаль яулады.
• Район башлыгы Кубогына унынчы тапкыр уздырылган милли көрәш бәйгесендә Исәнбай командасы җиңде.
• Район башлыгы Кубогына узган футбол бәйгесендә тимерьюлчылар командасы җиңү яулады.
• Беренче тапкыр якташыбыз, көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган бәйгедә 70 ир-егет бил алышты.
• Литвада кул көрәше бәйгесендә Әгерҗедән Ләйсән Гобәева - алтын һәм бронза, Көчектән Миләүшә Гыймранова ике көмеш медаль яулады.
• Татарстан беренчелегенә узган кул көрәшендә Әгерҗе командасы - беренче тапкыр абсолют җиңүче.
• Кул сугышында шөгыльләнүчеләр Санкт-Петербургта узган Халыкара Олимпиадада 29 медаль белән кайттылар.
• Туристик слетта "Нәүрүз" ширкәте җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев