Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2015 елда Әгерҗе районында истәлекле вакыйгалар

    6 февральдә Әгерҗе районында Әдәбият елына старт бирелде. Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды. Әгерҗедә кобудо буенча Татарстан Чемпионаты узды. Анда Әгреҗе спортчылары 50 медаль яулады. 24 февральдә район Советы сессиясенә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин килде. Ьгерҗе эксплуатация локомотив депосы "Россия тимер юллары" җәмгыяте буенча тармак...

    6 февральдә Әгерҗе районында Әдәбият елына старт бирелде.

    Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды.

    Әгерҗедә кобудо буенча Татарстан Чемпионаты узды. Анда Әгреҗе спортчылары 50 медаль яулады.

    24 февральдә район Советы сессиясенә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин килде. Ьгерҗе эксплуатация локомотив депосы "Россия тимер юллары" җәмгыяте буенча тармак ярышында җиңү яулады.

    Әгерҗедә "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгать фестиваленең зона туры узды. Иж-Бубыйның "Хыял" хореография төркеме Казанда гала-концертта чыгыш ясады.

    Әгерҗедә һәм авылларда үзара салым буенча референдум үтте.

    2нче мәктәптә ветеран көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган бәйгедә йөзгә якын мәктәп укучысы катнашты.

    Әгерҗенең 3нче мәктәбенә мәктәбенә француз ректоры килде.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велоузыш үтте.

    Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе вокзалына Җиңү поезды килде.

    Әгерҗедә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә утырышы үтте.

    "Мәктәпкә - батыр исеме" Бөтенроссия проектында Әгерҗе районы - лидер.

    18 июньдә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханолв Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән килде.

    Икенче тапкыр узган коляскалар парадында 55 коляска һәм велосипед, 77 бала, 61 әни, 4 әти һәм 5 әби катнашты.

    Район мөселманнары җыенына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

    Татарстан Премьер-министры, якташыбыз Илдар Халиков Татар Шаршадысында башлангыч мәктәп-бакча, Ямурзада күпфункцияле үзәк ачу тантаналарында катнашты.

    Әгерҗедә Республика программасы буенча төзелгән "Яшьлек" паркы ачылды.

    "Орешник"та унынчы тапкыр туристик слет үтте.

    Әгерҗедә Чапаев урамы һәм II Гагарин тыкрыгындагы йортлар янында, Исәнбайда, Кырындыда республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыклары ачылды.

    Сарсак-Омгада, Иж-Бубыйда - ФАП, Кадыбашта амбулатория үз ишекләрен ачты.

    Исәнбайда модульле ветеринария пункты сафка басты.

    Салагышта һәм Кичкетаңда участок вәкилләре өчен йортлар төзелде.

    Беренче тапкыр "Уразай каеннары" фестивале үтте.

    Кырындының "Сөмбелә" балалар бакчасына 20 ел тулды.

    Татар Чилчәсе авылында "Мөхәммәди" мәчете ачылды.

    Районыбызның каләм осталары Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамова һәм Варкләд-Бодьяның "ИНВИС" удмурт фольклор ансамбленә Таҗи Гыйззәт премияләре тапшырылды.

    Әгерҗе районында кече сан алу үтте.

    Кырындыда яшь эшмәкәрләр ярдәме белән төзелгән мәдрәсә ачылды.

    Наҗарда терлек чалу пункты эшли башлады.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: