Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2017 елда “Ана капиталы“ сертификатын бирү төгәлләнәчәк

2007 елда илдә "Ана капиталы" кертелгәннән бирле, Татарстанда гына да туучылар саны 80 процентка арткан. Бала та­бу­чыларның барысы да акчага кызыга дип уйлау - зур хата, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, 2000 нче елларда үсеш күзәтелү 1980 нче елларда туган балаларның әти-әниләр булып җитлегүенә бәйле. Билгеле булганча, ул чорда сабыйлар күп туган....

2007 елда илдә "Ана капиталы" кертелгәннән бирле, Татарстанда гына да туучылар саны 80 процентка арткан. Бала та­бу­чыларның барысы да акчага кызыга дип уйлау - зур хата, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, 2000 нче елларда үсеш күзәтелү 1980 нче елларда туган балаларның әти-әниләр булып җитлегүенә бәйле. Билгеле булганча, ул чорда сабыйлар күп туган.

Республикада яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү юнәлешендә кабул ителгән төрле программалар, шул исәптән "Ана капиталы" да, туучылар саны артуга тәэсир иткән. Соңгы дистә елда Татарстанда гаиләдә икенче, өченче булып дөньяга килгән сабыйлар саны күбәйгән. 2006 елда гаиләдә беренче балаларга туры килгән күрсәткеч - 59,9, икенче, өченче һәм шуннан соңгы сабыйларныкы исә 40,5 процент тәшкил иткән. Быелның беренче яртысында "беренче"ләргә - 42, "икенче"ләргә - 42, "өченче"ләргә - 12, "дүртенче" һәм шуннан соң­гыларга 3,4 процент туры килгән. Алга таба күрсәткечләр кимергә дә мөмкин, дип тә фаразлаганнар. Хәзер 1990 нчы еллар башында туучылар әти-әни булырга әзерләнә. Ул вакытта исә демографик вәзгыять начар иде.

Гамәлдәге закон нигезендә "Ана капиталы" буенча акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга (аңа кадәр алмаган булсалар) бирелә. Әлеге программа тирәсендә имеш-мимешләр дә шактый. Интернет челтәрендә аны 2019 елга кадәр озайтулары турында да хәбәр иттеләр инде. Имеш, акчалата ярдәмнән аз керемле гаиләләр файдалана алачак. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат үзәге вәкиле Алинә Гашникова сүзлә­ренә караганда, акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга гына биреләчәк. "Программаны озайтачаклармы-юкмы, бу хакта әлегә бернинди төгәл мәгълүмат та юк", - диде ул.

Алинә Гашникова шунысын да искәртте: 2017 елда сертификат бирү генә төгәлләнәчәк. Ә булган "капитал"ны эшкә җигәргә теләү­челәргә ашыгасы юк, дәүләттән бирелгән ярдәмне соңрак та файдаланып булачак. "Бүген программаны озайту юнәлешендә хәтта закон проекты да юк әле", - диде белгеч. Хәтерләсәгез, депутатлар "Ана капиталы"н бирүне тагын ун елга озайтырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Тик проектны кире кактылар. Ул арада социолог­лар чаң суга. Илдә туучылар саны тотрыклы рәвештә кими башлаган. 2015 елның беренче биш аенда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, балалар 16,7 меңгә азрак туган. Росстат мәгълүматлары закон чыгаручыларны да яңадан утырып уйларга мәҗбүр итмәгәе. Акча бирәләрме, җирме, монысы инде - икенче мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев