Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

2020 елда Татарстан халкы 120 көн ял итәчәк

«Татар-информ» республика халкының озын ялларга тагын кайчан китәчәген белеште.

Озын бәйрәмнәр һәм яллардан соң эшкә кереп китү җиңел түгел. Киләсе яллар кайчан була дигән сорау яңа ел ялларыннан соң интернетта бирелгән иң актуаль сорауларның берсе. Шунысы сөенечле — ике көннән Татарстан халкын шимбә һәм якшәмбе яллары көтә. Ә киләсе бәйрәм һәм өч көн ял февральдә булачак.

Быел барлык шимбә-якшәмбеләр һәм бәйрәмнәр белән бергә безне 120 ял һәм 246 эш көне көтә. Шулай итеп, 2020 елда ял һәм бәйрәм көннәре, узган елга караганда бер көнгә азрак булачак. 2019 елда без 121 көн ял иттек һәм 244 көн эшләдек.

Быел эш көне күбрәк, чөнки 2020 ел — кәбисә елы. Әлеге мәгълуматлар федераль һәм республика бәйрәмнәрен исәпкә алып төзелгән Татарстанның яңа елга җитештерү календарендә бирелгән.

2020 елдагы бәйрәмнәр

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел яллары;

7 гыйнвар — Раштуа;

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне;

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме;

9 май — Җиңү көне;

12 июнь — Россия көне;

30 август —Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь —Татарстан Республикасы Конституциясе көне;

24 май — Ураза бәйрәме;

31 июль — Корбан гаете.

«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча туры килгән Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәре Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2020 елда мөселманнарның Ураза бәйрәме 24 майга, ә Корбан гаете 31 июльгә туры киләчәк», — диелгән Татарстанның Хезмәт министрлыгы хәбәрендә.

2016 елның 29 сентябрендә «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» законга үзгәрешләр кертелде. Республиканың Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, әгәр бәйрәм көне ялга туры килә икән, ул алдагы эш көненә күчерелми. Шул исәптән, 24 майдагы Ураза бәйрәме якшәмбегә туры килсә дә, ул дүшәмбегә күчерелми, 25 май эш көне булачак.

Ял һәм бәйрәм көннәре туры килү

Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсендә билгеләнгәнчә, ял һәм бәйрәм көннәре бергә туры килсә, ял алдагы эш көненә күчерелә. Монда гыйнвар бәйрәмнәренә туры килгән яллар гына искәрмә була. Берүк вакытта Россия Хөкүмәте ял көннәрен күчерергә дә хокуклы. Шул исәптән гыйнвардагы бәйрәм ялларына туры килгән ике ял көнен дә елдагы башка көнгә күчерә ала.

Россия Хөкүмәтенең «2020 елда ял көннәрен күчерү» турындагы карары буенча, ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында 2020 елда түбәндәге яллар күчерелде:

4 гыйнвар шимбә көне 4 майга — дүшәмбегә күчерелде;

5 гыйнвар якшәмбе көне 5 майга — сишәмбегә күчерелде.

Барлыгы ничә көн ял итәбез

Барлыгы 120 ял көне, шул исәптән 17 бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял (4 һәм 5 гыйнвар бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле 4 һәм 5 май, шимбә һәм якшәмбегә туры килгән 23 февраль, 8 март һәм 9 май) көне булачак.

Кыскартылган бәйрәм алды көннәре

Быел безне бер сәгатькә кыскартылган җиде эш көне көтә:

30 апрель;

8 май;

11 июнь;

30 июль;

3 һәм 5 ноябрь;

31 декабрь.

Кайчан берничә көн рәттән ял итәбез

2019 елның 31 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр — 9 көн;

22-24 февральдә — 3 көн

7-9 мартта — 3 көн;

1- 5 май — 5 көн;

9-11 май — 3 көн;

12-14 июнь — 3 көн;

31 июль-2 август — 3 көн;

6- 8 ноябрь — 3 көн.

“Татар-информ“нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев